Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәлинә максатына омтыла

"Йөзендә кояш уйный", - диләр андыйлар хакында. "Сезнең өчен бәйрәм" тантаналар оештыру агентлыгы директоры Зәлинә Мостафинага карата да нәкъ шулай дип әйтеп була. Ул Азнакайда кешеләргә бәйрәм өләшә торган мондый агентлыкны беренчеләрдән булып 2011 елда оештыра. Кечкенәдән сәхнәдә кайнап үскән кызның шушы юлдан китүенә һич шаккатасы түгел. Тугызынчы сыйныфны тәмамлау...

"Йөзендә кояш уйный", - диләр андыйлар хакында. "Сезнең өчен бәйрәм" тантаналар оештыру агентлыгы директоры Зәлинә Мостафинага карата да нәкъ шулай дип әйтеп була.
Ул Азнакайда кешеләргә бәйрәм өләшә торган мондый агентлыкны беренчеләрдән булып 2011 елда оештыра. Кечкенәдән сәхнәдә кайнап үскән кызның шушы юлдан китүенә һич шаккатасы түгел.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлау белән Зәлинә Лениногорск музыка-сәнгать мәктәбенә юл ала. Аннан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Хезмәт юлын шәһәребез Мәдәният йортында "Миләш" халык ансамбле хормейстеры булып башлый. Аннан 10 нчы "Алтынчәч" балалар бакчасында музыка җитәкчесе була. Әз генә "Нефтемаш" заводында кадрлар бүлегендә "адашып" йөргәч, күңеленә хуш үз эшен ача.
Бүгенге көндә агентлык балалар өчен дә, зурлар өчен дә төрле кичәләр үткәрә. Хәтта заллар, өстәлләр бизәлешен дә Зәлинә үз өстенә алган. Дизайнерлык фантазиясе көчле аның, әлегә бер генә клиентның да дәгъва белдергәне юк, бары мактыйлар һәм рәхмәт әйтәләр. Болар өстенә сандугачтай өздереп җырлавын, зифа буй-сынын, янып торган чибәрлеген дә кушсаң, бер генә килмәгән җире дә юк дип, тел шартлатырлык.
2000 елда ул "Татарстан яшьләре" эстрада-җыр фестивалендә "Халык җыры" номинациясендә дипломант була. Яшьләр елында "Һөнәре буенча иң яхшы" конкурсы кысаларында районыбызның иң яхшы мәдәният хезмәткәре дип табыла. Казанның 1000 еллыгына багышланган "Уйна, гармун!" республика бәйрәмендә катнашуы өчен Диплом, 2011 елда "Иң яхшы эшмәкәр" район конкурсын оештыруга креатив якын килүе өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Быел ул "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" конкурсында "Бизнес-леди" номинациясендә көчен сынады һәм район турында лауреат булды. Жюрины күңелле чыгышы һәм үзенчәлекле торты белән шаккаттырды.
Бар килеш-килбәтеннән шатлык ташып торган гүзәл ханымга карыйсың да, ире Руслан, уллары Рүзәл белән Инсафтан бераз көнләшеп тә куясың.
-Өйдә дә шундыймы ул? - дип сорамый мөмкин түгел.
-Мин аны нәкъ шулай ягымлы, көләч, оптимист булганы өчен яратам да! Аннан соң минем Зәлинәм бик максатчан кеше. Ул авырлыклар алдында югалып калмый, тормыш шигаре дә: "Ирешелгәннәрдә туктап калмаска!".
Зәлинә үзе исә һәр башлангычында ярдәм иткән, аңа ышаныч белдергән, ныклы таянычы булган иренә рәхмәтле.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зђлинђ максатына омтыла