Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Заман белән бергә атлап

Өстәмә белем бирү системасында да инновацион технологияләр көннән-көн ныграк юл яра. Азнакай сәнгать мәктәбе коллективы аларны киң файдаланып, заман белән бергә атларга тырыша. Тәҗрибәләрен башка шәһәрләр укытучылары белән дә теләп уртаклашалар. Алабуга шәһәрендә «Кече шәһәрләр» II республика фестивале кысаларында оештырылган "Сәнгать мәктәпләрендә инновацион эшчәнлек" республика семинарында Казан, Түбән Кама, Яр...

Өстәмә белем бирү системасында да инновацион технологияләр көннән-көн ныграк юл яра. Азнакай сәнгать мәктәбе коллективы аларны киң файдаланып, заман белән бергә атларга тырыша. Тәҗрибәләрен башка шәһәрләр укытучылары белән дә теләп уртаклашалар.

Алабуга шәһәрендә «Кече шәһәрләр» II республика фестивале кысаларында оештырылган "Сәнгать мәктәпләрендә инновацион эшчәнлек" республика семинарында Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләре сәнгать мәктәпләренең әйдәр укытучылары белән берлектә Азнакай сәнгать мәктәбенең югары категорияле укытучысы Нәфисә Смакова да укытуда яңа алымнар куллануда, укучыларның иҗади сәләтен ачуда тәҗрибәсе белән уртаклашып чыгыш ясады.

Яр Чаллы шәһәрендә узган "Җиде нота" балалар иҗаты республика фестивалендә аның укучылары Лиана Сәгыйтова һәм Миләүшә Харисованың икенче дәрәҗә лауреат исемен алуы, Ләйлә Дәбихуллинаның "Югары нәтиҗәләр өчен" Дипломы белән бүләкләнүе дә укытучының инновацион технологияләрне уңышлы файдалануын дәлилли.

Мәктәпнең янә бер укучысы - Алина Җәләлова (укытучысы Р.Лебедова) мультимедиа проектында катнашып, Дипломга ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев