Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Законсыз кредит алган өчен җинаять җаваплылыгы каралган

РФ Җинаять Кодексының 176 нчы маддәсендә законсыз кредит алган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Әлеге маддәнең 1 нче өлеше буенча шәхси эшмәкәр яки оешма җитәкчесе кредит яки кредитлауга ташламалы шартлар алганда хуҗалык яки финанс торышы турында ялган белешмәләр биреп, зур зыян китерсә, 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә. Хуҗалык хәле турында...

РФ Җинаять Кодексының 176 нчы маддәсендә законсыз кредит алган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Әлеге маддәнең 1 нче өлеше буенча шәхси эшмәкәр яки оешма җитәкчесе кредит яки кредитлауга ташламалы шартлар алганда хуҗалык яки финанс торышы турында ялган белешмәләр биреп, зур зыян китерсә, 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә.

Хуҗалык хәле турында ялган белешмәләргә учредительләр, җитәкчеләр, эшлекле партнерлар турында ялган мәгълүмат; ялган гарантия хатлары, поручительлек; ялган килешүләр, техник-икътисади нигезләмәләр; склад һәм бухгалтерлык мәгълүматлары һ.б керә.

Финанс хәле турында ялган белешмәләр дип предприятиенең балансын, еллык баланска аудитор йомгаклавын, кредиторлар һәм әҗәтлеләр исемлеген дөрес бирмәү һ.б. атала.

Зур зыян - ул 1,5 миллионнан артык сумма (кредит килешүе буенча бирелгән акчаны кире яки вакытында кайтармау, кредит процентларын түләмәү һ.б.).

Мондый җинаятьләр караклыкка керә. Аерма бары тик шунда: караклык очрагында банкка ялган документлар белән килгән зат кредитны кире кайтармау максатын күздә тота; кредитны законсыз алган очракта мондый максат куелмый.

РФ ҖинаятьКодексының 176 нчы маддәсе 2 нче өлешендә кредит мөнәсәбәтләре белән бәйле тагын ике җинаять составы каралган. Болар - гражданнарга, оешмаларга яки дәүләткә зур зыян салган максатчан дәүләт кредитын законсыз алу; гражданнарга, оешмаларга яки дәүләткә зур зыян салып, максатчан дәүләт кредитын туры максатларга тотмау.

Хуҗалык яки финанс хәле турында ялган мәгълүмат биреп, кредит алу процедурасын бозып (конкурстан тыш), кредит бирү мәсьәләсен хәл итүче җаваплы затка акча төртеп алынган максатчан дәүләт кредиты һәм аны законны алып та, килешүдә күрсәтелгән максатларга тотмаган өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

РФ ҖинаятьКодексының 176 нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгату турында Азнакай эчке эшләр бүлегенә яки шәһәр прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев