Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Законнар үтәлешен тәэмин итәбез

Суд приставлары федераль хезмәте Россия Юстиция министрлыгы органнары структурасына карый. Суд приставлары суд карарларын тормышка ашыралар, суд залында тәртип һәм куркынычсызлык, суд залына матди дәлилләр һәм документларны исән-имин китерүне тәэмин итәләр һәм башка шундый җаваплы вазифалар башкаралар. Һөнәри бәйрәм уңаеннан Азнакай районара суд приставлары бүлеге хезмәткәре Ленар Баязитовның исемен аеруча...

Суд приставлары федераль хезмәте Россия Юстиция министрлыгы органнары структурасына карый. Суд приставлары суд карарларын тормышка ашыралар, суд залында тәртип һәм куркынычсызлык, суд залына матди дәлилләр һәм документларны исән-имин китерүне тәэмин итәләр һәм башка шундый җаваплы вазифалар башкаралар.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан Азнакай районара суд приставлары бүлеге хезмәткәре Ленар Баязитовның исемен аеруча билгеләп үтәсе килә. Ул биредә 2005 елдан эшли. Үзен тырыш һәм җаваплы суд приставы итеп танытты, ТР буенча Федераль суд приставлары хезмәте җитәкчелегенең рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары белән бүләкләнде. Азнакай шәһәр суды рәисе М.Әбдрәшитова да аның эшеннән канәгать. Ленар Илдар улы гаиләсендә ике кызы һәм ике улы өчен үрнәк әти.
Азнакай районара суд приставлары бүлегенә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтемне белдерәм һәм шушы истәлекле көн белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим.

Д.Рәфыйков, Азнакай районара суд приставлары бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Законнар үтәлешен тәэмин итәбез