Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Законнар үтәлеше - контрольдә

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов миграция өлкәсенә караган законнарны бозуны ачыклау, булдырмау һәм кисәтү буенча киңәшмә уздырды. Район башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Руслан Дәүләтшинның доклады тыңланды. 1992 елның 10 июлендә кабул ителгән "Мәгариф турында" законның үтәлешенә контрольлекне арттыру, аерым алганда, Россия территориясендә яшәүче яки вакытлыча торучы гражданлыгы булмаган...

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов миграция өлкәсенә караган законнарны бозуны ачыклау, булдырмау һәм кисәтү буенча киңәшмә уздырды.

Район башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Руслан Дәүләтшинның доклады тыңланды. 1992 елның 10 июлендә кабул ителгән "Мәгариф турында" законның үтәлешенә контрольлекне арттыру, аерым алганда, Россия территориясендә яшәүче яки вакытлыча торучы гражданлыгы булмаган кешеләр һәм чит ил гражданнары балаларының мәҗбүри урта белем алуы белән бәйле сорауларны хәл итү турында тәкъдимнәр каралды.

ТР буенча Федераль миграцион хезмәт идарәсенең Азнакай бүлеге җитәкчесе Эльвира Мәрданшина районыбызда Россия гражданлыгы булмаган кешеләрнең артуын искәртте, аларның җирлегебезгә җайлашуы һәм интеграциясенә юнәлтелгән чаралар оештыру, бу процессларга милли-мәдәни автономия һәм мәгариф берләшмәләре лидерларын һәм вәкилләрен җәлеп итү, муниципаль мөлкәткә караган объектларны арендалауны контрольдә тоту һәм башка мәсьәләләр каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев