Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Закончалыкларны бозган өчен җәзага тартылдылар

Татарстан территориясендә «Алкоголь продукциясен ваклап сатуның вакытын чикләү турында» закон гамәлдә булуга карамастан, күп кенә сәүдә предприятиеләре тиешсез вакытта алкоголь сатуларын дәвам итәләр. Әлеге закон буенча 22.00 сәгатьтән алып 10.00 сәгатькә кадәр алкоголь сату рөхсәт ителми. Азнакай районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә апрель аенда районда шундый 5 очрак...

Татарстан территориясендә «Алкоголь продукциясен ваклап сатуның вакытын чикләү турында» закон гамәлдә булуга карамастан, күп кенә сәүдә предприятиеләре тиешсез вакытта алкоголь сатуларын дәвам итәләр. Әлеге закон буенча 22.00 сәгатьтән алып 10.00 сәгатькә кадәр алкоголь сату рөхсәт ителми.

Азнакай районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә апрель аенда районда шундый 5 очрак ачыкланды. "Азнакай хәзерләүләр конторасы" ҖЧҖ - "Ашамлыклар", "Оптомаркет" ҖЧҖ - "Алиса - М", "Кристалл-инвест" ҖЧҖ - "Люкс" һәм "Ашамлыклар" кибете, "Перекресток-плюс" ҖЧҖ - "Перекресток-плюс" кибете тиешсез вакытта алкоголь белән сату итәләр.

Әлеге предприятиеләрнең җаваплы кешеләре административ җаваплылыкка тартылдылар.

Сыйфаты һәм легальлеге шик тудырган алкоголь продукцияләренә очраганда һәм шулай ук төнге вакытта сату фактлары булганда кулланучыларның "кайнар линия" телефоны буенча Әлмәт шәһәренә (88553) 22-21-33 һәм Азнакай шәһәренә (885592) 7-05-07 номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.

Ч. Габдуллина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе консультанты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев