Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәза йомшартылды

2011 елның 7 декабрендә кабул ителгән 420нче Федераль закон нигезендә гамәлгә кертелгән РФ Җинаятьләр кодексының 15 маддәсе, 6 өлеше положениесе Азнакай шәһәр суды тарафыннан беренче тапкыр Латыйпов һәм балигъ булмаган Кирилловка (мәгълүм сәбәпләр белән фамилияләр үзгәртелде) карата быелның 7 мартында җинаять эшен караганда кулланылды. Положение нигезендә җинаятьнең факттагы хәл торышын...

2011 елның 7 декабрендә кабул ителгән 420нче Федераль закон нигезендә гамәлгә кертелгән РФ Җинаятьләр кодексының 15 маддәсе, 6 өлеше положениесе Азнакай шәһәр суды тарафыннан беренче тапкыр Латыйпов һәм балигъ булмаган Кирилловка (мәгълүм сәбәпләр белән фамилияләр үзгәртелде) карата быелның 7 мартында җинаять эшен караганда кулланылды. Положение нигезендә җинаятьнең факттагы хәл торышын искә алып һәм аның җәмәгатьчелеккә куркыныч тудыру дәрәҗәсеннән, моның өчен нигез булуыннан чыгып, авыр җәза категориясе аны йомшартучы категориягә алыштырылды.

Торакка законсыз үтеп кереп чит мөлкәтне урлауда гаепләнгән Латыйпов һәм Кирилловка карата якынча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе, 3 "а" өлешендә, 30 маддә, 3 өлешендә каралган авыр җинаять өчен саналган җәза билгеләнгән. Латыйпов шулай ук РФ Җинаятьләр кодексының 150 маддәсе, 4 өлеше нигезендә авыр җинаять - вәгъдә итү юлы белән балигъ булмаган үсмерне авыр җинаятькә тартуда да гаепләнә.

Суд утырышында гаепләнүчеләрнең озак вакыт берәү дә яшәмәгән, иске җиһаз, эш коралларыннан (балта, пычкы, көрәк һ.б.) башка әйбер булмаган йортка законсыз үтеп кереп чит мөлкәткә кул сузарга җыенуы (өлгерми калалар) ачыклана. Хуҗаларга матди зыян салынмый кала.

Кылынганның барлык фактларын һәм аның җәмәгатьчелеккә куркыныч тудыру дәрәҗәсен искә алып, җәзаны йомшартучы гамәлләрдән (гаепне танып килү, җинаятьне беренче тапкыр гына кылу, Кирилловның балигъ булмавы) һәм җәзаны катыландыруга нигез юклыктан чыгып, суд РФ Җинаятьләр кодексының 15 маддәсе, 6 өлеше нигезендәге авыр саналган җинаятьне уртача авырлыктагы җинаять категориясенә үзгәртү мөмкин дип санады. Моңа бәйле рәвештә Латыйповның вәгъдә итү юлы белән балигъ булмаган Кирилловны җинаятькә тарту гамәлен РФ Җинаятьләр кодексының 150 маддәсе, 1 өлешен әлеге маддәнең 4 өлеше нигезендә уртача авырлыктагы җинаять категориясе буенча квалификацияләде.

Нәтиҗәдә суд Кирилловны РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе, 3 "а" өлеше буенча гаепле санап һәм РФ Җинаятьләр кодексының 15 маддәсе, 6 өлеше нигезендә авыр җинаять категориясен уртача авырлыктагы җинаять категориясенә үзгәртеп, аны мәҗбүри тәрбия чаралары кулланып, җинаять җәзасыннан азат итте. Ә Латыйпов шартлыча иректән мәхрүм ителде.

Н.Харрасов, Азнакай шәһәр суды судьясы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев