Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үз тарихыбыз, үз эшләребез бар

Актүбә шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсендә ветераннар советы төзелүгә чагыштырмача күптән түгел әле. Ул район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовның башлангычы һәм турыдан-туры катнашы белән оешты. Беренче совет идарәсе бистәнең бөтен катламын чагылдырган, халыкның ихтирамын казанган 13 хөрмәтле ветеранны берләштерде. Совет рәисе итеп элекке ОРС начальнигы, аннан соң озак еллар "Азнакайнефть"...

Актүбә шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсендә ветераннар советы төзелүгә чагыштырмача күптән түгел әле.
Ул район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовның башлангычы һәм турыдан-туры катнашы белән оешты. Беренче совет идарәсе бистәнең бөтен катламын чагылдырган, халыкның ихтирамын казанган 13 хөрмәтле ветеранны берләштерде. Совет рәисе итеп элекке ОРС начальнигы, аннан соң озак еллар "Азнакайнефть" идарәсендә эшләгән Шаһәдәт Гыйздәтуллин сайланды. 2008 елда аны сәламәтлек саклау өлкәсе вәкиле Галина Шеркунова алыштырды. Идарә составына нефтьчеләр Д.Шәрифуллин, М.Шәрәфиев, А.Сопин, К.Пипуныров, педагоглар А.Дульский, З.Годәерова, УТТ-дан П.Баязитов, Н.Винокуров, совхоздан И.Гәрәев, бистә Советы аппараты хезмәткәрләре А.Волгай һәм Р.Сәрварова сайланды.
Үз эшчәнлеген совет бистә администрациясе белән берлектә алып барды - үз вакытында правослау храмы һәм мәчет төзелешенә күзәтчелек итте, урамнарны төзекләндерүдә, зиратларны чистартуда, яңа паркка нигез салуда башлап йөрде. Совет идарәсе шулай ук бакчачылык ширкәте белән тыгыз элемтәдә торды, төрле чараларны, шул исәптән Җиңү көне, Сабан туе бәйрәмнәрен оештыруда һәм уздыруда, башка игътибарга лаек даталарны билгеләп үтүдә катнашты.
Совет авыру һәм ярдәмчесез калган өлкәннәргә дарулар, ризыклар сатып алуда, аларга кышкылыкка яшелчә хәзерләүдә ярдәм итте, авыру ветераннарның өйләренә табиблар чакыртты, чирләре көчәйгәндә, сырхауханәгә урнашырга булышты.
Бистә советы бу елларда район ветераннар советы белән тыгыз элемтәдә яшәде, эшләде, күп кенә уртак чараларда катнашты.
Бу урында советның элекке рәисе Ш.Гыйздәтуллинның шахмат спортының җанатары булуын, шахмат сөюче ветераннарны бергә туплап, югары дәрәҗәдәге турнирлар уздыруын да әйтеп узарга кирәктер.
Ни кызганыч, адәм баласына гомер чамалы гына бирелгән. Шуңа да советта буыннар алмашы күзәтелеп тора. Узган ел ул яңартылды, алмашка үзләренең яңа идеяләре, эшчәнлеккә яңача карашлары булган яшь ветераннар килде. Яңа шураның рәисе итеп элек УТТда эшләгән В.Зазуллин сайланды.
Бүгенге чынбарлык безнең алга яңадан-яңа шартлар куя. Аларны тормышка ашыру өчен заман таләпләрен аңлап эш йөртергә кирәк. Шуңа да карамастан, ветераннар советы эшчәнлеге нигезенә 2006 елда салынган күңел киңлеге, мәрхәмәтлелек, буыннар чылбыры, үз бистәңә һәм анда яшәүчеләргә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек кебек таләпләр бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый.
Галина ШЕРКУНОВА, Актүбә эшчеләр бистәсе ветераннар советы рәисе урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үз тарихыбыз, үз эшләребез бар