Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үз җиреңдә эшләүгә җитәме

Фермер Илгиз Корбанов хуҗалык банкротка чыккач, Бүләк авылы җирләрен үзенә алганнан соң, авыл чын мәгънәсендә матур үзгәрешләр кичерә. Иң әһәмиятлесе - яшьләргә эш булды. Биредә эшче көч чит җирләрдән алынмый, бары тик үзләренеке. Илдар Ганиев, Данис Миннеханов, комбайндамы, трактордамы, җир җимертеп эшлиләр. Флүрис Зәкиев алыштыргысыз эретеп ябыштыручы. Үз авылы кырларында...

Фермер Илгиз Корбанов хуҗалык банкротка чыккач, Бүләк авылы җирләрен үзенә алганнан соң, авыл чын мәгънәсендә матур үзгәрешләр кичерә. Иң әһәмиятлесе - яшьләргә эш булды. Биредә эшче көч чит җирләрдән алынмый, бары тик үзләренеке. Илдар Ганиев, Данис Миннеханов, комбайндамы, трактордамы, җир җимертеп эшлиләр. Флүрис Зәкиев алыштыргысыз эретеп ябыштыручы. Үз авылы кырларында 12 ел комбайнчы булып эшләгән Дамир Миннеханов бүген управляющий булып эшли. "Үз җиребездә икмәк үстерү күңелдә горурлык хисе уята, тырышып, сөенеп эшлибез", - диләр алар. Үз авылын, үз җирләрен саклап калу өчен олысы да, кечесе дә тырыша биредә. 10 нчы сыйныфта укучы Раил (әтисе Рамиль ярдәме белән) рәхәтләндереп ЖВП - 4/9 ургычы белән (аны алуда бүләклеләр район администрациясе җитәкчелегенең ныклы ярдәмен тойганнар) арпа урдырып йөри. Энесе Ильяс Ык буенда атлар көтә. Ә мондый атлар (45 баш) бары тик Бүләктә генә.

Әнә шулай авыл халкының уртак тырышлыгы белән хуҗалык көннән-көн зур уңышларга ирешә. Урып-жыю эшләре дә оешкан төстә бара. Уңышы да уңышы! Арпа 25әр центнер чыга, ә менә сабан бодае уңышын 35 әр центнер (!) булыр дип көтәләр. Терлекчелектә дә сынатмыйлар, 311 баш мөгезле эре терлекләре бар, аны тагын 50 башка арттырырга уйлап торалар. Сенажларын салып бетерсәләр, бер баш шартлы терлеккә 27 центнер азык берәмлеге хәзерләнәчәк. Техника паркы яңартыла, объектларга ремонт эшләре ясала. Изге ураза көннәрендә фермер авыл уртасында мәчеткә капиталь ремонт ясау эшләре белән мәшгуль. Анысы да монысы Ык елгасын кичү өчен үз көчләре белән паром кадәр паром ясап куйганнар.

"Корбанов" КФХга координацион штабтан районның физкультура ,спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Минниханов билгеләнгән. Узган җомгада спортчылар хуҗалыкка килеп яшь терлекләр өчен витаминлы яфраказык әзерләп киттеләр. Беренче генә тапкыр килүләре түгел икән. Менә бу ярдәм дисәң дә, ярдәм.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үз җиреңдә эшләүгә җитәме