Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юлларда сак булыйк!

Гел кисәтеп торуларга, тиешле чаралар күрүгә карамастан, күп кенә машина йөртүчеләр "салып алган" килеш рульгә утырып, үзләренең һәм башкаларның тормышына куркыныч тудыра. Юл хәрәкәте фаҗигаләренең күбесе әнә шулай исереклек һәм йөртү кагыйдәләрен сакламау, тизлекне чамасыз арттыру, балаларны махсус утыргычларга урнаштырмау аркасында килеп чыга. Агымдагы елның 6 аенда районда 18 юл...

Гел кисәтеп торуларга, тиешле чаралар күрүгә карамастан, күп кенә машина йөртүчеләр "салып алган" килеш рульгә утырып, үзләренең һәм башкаларның тормышына куркыныч тудыра.
Юл хәрәкәте фаҗигаләренең күбесе әнә шулай исереклек һәм йөртү кагыйдәләрен сакламау, тизлекне чамасыз арттыру, балаларны махсус утыргычларга урнаштырмау аркасында килеп чыга. Агымдагы елның 6 аенда районда 18 юл фаҗигасе булып, анда 10 кешенең гомере өзелде, 23 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алды. Балаларның зыян күрүе аеруча борчу тудыра. Алар катнашында булган 5 фаҗига очрагында 2 бала һәлак булды, 4се тән яралары алды. Сабыйлар белән булган вакыйгалар аларның юл йөрү кагыйдәләрен белмәүләре аркасында туа. Шуңа күрә дә ата-аналарның аларга юлда сак йөрергә, машина юлына чакмаска кирәклеген аңлатуы сорала.
16 яшькәчә үсмерләрнең мопед һәм скутерларда, 14 яшькәчә балаларның велосипедларда олы юлда йөрүе еш кына юл фаҗигасе тууга сәбәп була. Аларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганы өчен РФ КоАПның 5.35 маддәсе нигезендә әти-әниләре җавап тота. Аларга административ штрафлар салына. Сүз уңаеннан, янә искәртәбез: бу штрафларны вакытында түләү таләп ителә. Түләнмәгән штраф өчен аның икеләтә күләмендә, әмма 1 меңнән дә ким булмаган суммада яисә 15 көнгә административ арест җәзасына тарту каралган. Шул рәвешле, 100 сум штрафыңны түләмәсәң, аңа өстәп тагын 1 мең сумыңны түләргә туры килә. Артык чыгымнар, борчуларга тарыйсыгыз килмәсә, юл хәрәкәтен бозган өчен штрафларны вакытында түләп барыгыз!
Р.Шәрәфиев, ЮХИДИнең Азнакай районы бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юлларда сак булыйк!