Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юлда бала һәлак булмасын, дисәк...

Республика юлларында балалар белән булган юл-транспорт һәлакәтләре җәмәгатьчелектә зур борчылу тудыра. Быел гына да авариягә тарыган, балалар өчен махсус утыргычлары булмаган автомобильләрдә өч сабыйның гомере өзелде. Җәй җитүгә ике тәгәрмәчле транспорт белән бәйле юл вакыйгалары ешая. Бу бигрәк тә велосипед һәм скутерда йөрүче балигъ булмаганнарга кагыла. Узган ел Татарстанда булган...

Республика юлларында балалар белән булган юл-транспорт һәлакәтләре җәмәгатьчелектә зур борчылу тудыра. Быел гына да авариягә тарыган, балалар өчен махсус утыргычлары булмаган автомобильләрдә өч сабыйның гомере өзелде.

Җәй җитүгә ике тәгәрмәчле транспорт белән бәйле юл вакыйгалары ешая. Бу бигрәк тә велосипед һәм скутерда йөрүче балигъ булмаганнарга кагыла.

Узган ел Татарстанда булган юл-транспорт вакыйгаларында 8 велосипед йөртүченең гомере өзелде, 99ы тән җәрәхәтләре алды. Каза күрүчеләрнең һәр икенчесе диярлек яшүсмер. Моның сәбәбе - велосипедчыларның еш кына кагыйдәләрне бозып, машина юлларында йөрүе.

2012 елның 26 апреле көнне 18 сәгать 20 минутта Азнакай шәһәренең Ленин урамы, 37 нче йорт янында 14 яше тулмаган велосипед йөртүче, рөхсәт ителмәгән урында юл аркылы чыгып, авариягә эләкте һәм тән җәрәхәтләре алды.

Скутерлар да яшүсмерләр өчен хәвеф чыганагы булып тора. Кыйммәт булмаган әлеге транспортны ЮХИДИ бүлекчәсендә теркәү таләп ителми, аны идарә итү өчен йөртү таныклыгы булу да мәҗбүри түгел. Хуҗасына ОСАГО полисы да кирәкми. Нәтиҗәдә, чил илләрдән күпләп кайтарыла торган әлеге ике тәгәрмәчле куркыныч "уенчык"лар бернинди чикләүсез сатыла. Аны сатып алганда әти-әниләр балаларының алдагы язмышы турында уйланмыйлардыр, күрәсең.

Әлеге техника белән бәйле котычкыч фаҗига 2008 елның маенда Лаеш районында күзәтелә - балалар утырган скутер "КамАЗ" автомашинасы астына килеп керә. Өч яшьлек нарасый шунда ук җан бирә, аны йөртүче 12 яшьлек бала авыр тән җәрәхәтләре ала. Шушы көнгә кадәр (дүрт ел инде) ул аңына килә алмый!

Гамәлдәге закончалык буенча мопед белән автомобиль юлларында йөрү бары тик 16 яше тулган һәм мотошлем кигәннәргә генә рөхсәт ителә. Бу таләпләр үтәлмәгәндә, кагыйдә бозучыга 500 сум күләмендәге административ штраф салына.

16 яше тулмаган скутер яки мотоцикл йөртүче тоткарланган очракта аңа карата материал балигъ булмаганнар эше буенча инспекциягә җибәрелә. Ә әти-әнисенә административ штрафка тартылу турындагы карар чыгарыла.

Балалар белән булган юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү максатыннан, 18 майдан 18 июньгә кадәр "Сак булыгыз - балалар!" бөтенроссия операциясенең беренче этабы уздырыла. Аның кысаларында Казан яшь тамашачы театрының "Светофорда кунакта" спектаклен күрсәтү, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашулар, балаларның юлда үзләрен дөрес тотуларына багышланган чаралар, нәни автоинспекторлар һәм "Яшь гвардия" оешмасы тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар уздырыла. Боларның барысы да юлларда сабыйларның гомерен саклап калу өчен эшләнә. Онытмагыз - балалар куркынычсызлыгы үзебезнең кулларда!

Рафаил ШӘРӘФИЕВ, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев