Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юлчы һөнәрем белән горурланам

Юлчы һөнәре ныклы физик чыныгу, эш тәҗрибәсе һәм катлаулы инженер хисаплаулар таләп итә. Марсель Хөснуллин әлеге таләпләрнең барысына да җавап бирә торган һөнәрманнарның берсе. Азнакай 5 нче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ул Казан инженер-төзелеш институтының автоюлчылар факультетына укырга керә. Хезмәт юлын Баулы юл участогында мастер булып башлый. Аннан соң Азнакай...

Юлчы һөнәре ныклы физик чыныгу, эш тәҗрибәсе һәм катлаулы инженер хисаплаулар таләп итә.

Марсель Хөснуллин әлеге таләпләрнең барысына да җавап бирә торган һөнәрманнарның берсе. Азнакай 5 нче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ул Казан инженер-төзелеш институтының автоюлчылар факультетына укырга керә. Хезмәт юлын Баулы юл участогында мастер булып башлый. Аннан соң Азнакай автомобиль юллар идарәсенә күчә.

-Мине Җәлил бистәсендәге иң җаваплы участокка мастер итеп җибәрделәр. 1991 елда участок начальнигы булдым. Бу коллективка тамырым белән беректем дисәм дә була, биредә 20 ел эшләдем бит, - ди Марсель Фәйзрахман улы.

2007 елда аны Азнакай автомобиль юллары идарәсенең производство-техник бүлеге начальнигы итеп билгелиләр. Шул ук елны "Татнефть" ААҖнең почетлы нефтьчесе" дигән мактаулы исем бирелә.

Ел башында 45 еллык юбилеен билгеләп үткән коллективның эшчәнлек нәтиҗәсе - Кама аръягында йөзләгән чакрым яхшы юллар, меңләгән квадрат метр сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы мәйданчыклары, төзек шәһәр урамнары.

-Яңа юллар төзү, булганнарын ремонтлап тоту, тәүлек дәвамында хәвефсез транспорт хәрәкәтен тәэмин итү - төп бурычыбыз, - ди М.Хөснуллин. -45 ел дәвамында предприятиебез алга карап эш итте, беренчеләр сафында бара. Биредә, әлбәттә, аңа нигез салган җитәкчеләрнең өлеше зур. Предприятие оешуның башында торган Җәүдәт Хаҗипов, озак еллар баш инженер булып эшләгән, аннан соң аңа җитәкләгән Венер Ханнанов, мастер Фәйзрахман Хөснуллин исемнәрен без зур хөрмәт белән искә алабыз. Аларның данлыклы эшләрен бүгенге җитәкчебез Мират Хаҗипов, баш инженер Илһам Шакиров дәвам итә. Җитәкчеләребезнең эш тәҗрибәсе, киләчәкне алдан күрә белү сәләтләре коллективка яңадан-яңа үрләр яуларга мөмкинлек бирә. Мин юлчылар династиясеннән булуым, әтием эшен дәвам итүем белән чын-чынлап горурланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев