Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юл ялгышлыкларны гафу итми

Бүген юлларда транспорт чаралары күзгә күренеп арта. Безнең районда аның саны 500 меңгә җиткән, шул исәптән, җиңел автомобильләр - 200 мең. Машиналы булу куаныч, әлбәттә. Ләкин юл һәлакәтләренең арта баруы, шул сәбәпле күпме кеше гомере өзелү хафага сала. Мәсәлән, быел гына да районда 30 юл-транспорт очрагы теркәлгән. Төп сәбәпләре -...

Бүген юлларда транспорт чаралары күзгә күренеп арта. Безнең районда аның саны 500 меңгә җиткән, шул исәптән, җиңел автомобильләр - 200 мең. Машиналы булу куаныч, әлбәттә. Ләкин юл һәлакәтләренең арта баруы, шул сәбәпле күпме кеше гомере өзелү хафага сала. Мәсәлән, быел гына да районда 30 юл-транспорт очрагы теркәлгән. Төп сәбәпләре - тиешле булмаган җирдә алдагы транспортны узу, чамадан тыш тизлекне арттыру... Аварияләрдә 8 кешенең гомере өзелгән, 41 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Штрафларны арттыру, күзәтү камералары урнаштыру да юл фаҗигаләрен киметә алмый шикелле. Үзебезнең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куеп, каядыр ашыгабыз, ашкынабыз шул...
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматы буенча, 7 август көнне Актүбә бистәсендә "Тойота" автомобиле шоферы юлны аркылы чыгып баручы велосипедчыны бәрдерә, велосипед багажнигына пассажир да утырган була. Автомобиль йөртүче, ике дә уйлап тормыйча, ике баланы һәлакәт урынында калдырып китә. Бәхеткә, аларның сәламәтлегенә куркыныч янамый. ЮХИДИ бүлеге инспекторлары гаепле кешенең эзенә тиз төшә, шоферга биш тәүлек арест салынган.
10 августта шундый ук очрак Тымытык авылында була. Иртәнге 03.45 сәгатьтә билгесез автомобиль шоферы юл кырыннан барган җәяүлене бәрдерә. Машина йөртүче каза күрүчегә медицина ярдәме күрсәтүне дә, ЮХИДИнә хәбәр итүне дә кирәк дип санамый, һәлакәт урыныннан кача. Ә җәяүлегә кичекмәстән табиблар ярдәме кирәк була, бүген ул сырхауханәдә дәвалана. Кеше күзеннән ныклап яшерелгән, җимерелгән машинаны инспекторлар эзләп таба, шофер ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Алга таба аңа җәзаны суд карары чыгарачак.
Юкка гына ата-бабаларыбыз, без капчыкта ятмый, дип әйтмәгәннәр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл ялгышлыкларны гафу итми