Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юл хәрәкәте ашыгучыларны өнәми

Юлларда куркынычсызлык тәэмин итү бүгенге көннең мөһим мәсьәләләреннән берсе. Моның өчен күптөрле чаралар эшләнә, алымнар кулланыла: сак һәм кагыйдә буенча йөрүне пропагандалаучы социаль рекламалар, куркынычсыз юл хәрәкәтен инвестицияләү, һәр транспорт йөртүченең җаваплылыгын арттыру. Дәүләт власте органнарының барлык дәрәҗәдә куелган тырышлыгына карамастан, юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар саны югары кала,...

Юлларда куркынычсызлык тәэмин итү бүгенге көннең мөһим мәсьәләләреннән берсе. Моның өчен күптөрле чаралар эшләнә, алымнар кулланыла: сак һәм кагыйдә буенча йөрүне пропагандалаучы социаль рекламалар, куркынычсыз юл хәрәкәтен инвестицияләү, һәр транспорт йөртүченең җаваплылыгын арттыру. Дәүләт власте органнарының барлык дәрәҗәдә куелган тырышлыгына карамастан, юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар саны югары кала, ә кайбер төрләре буенча тагын да үсүгә бара.
Узган ел Азнакай җәмгыяви судьялары каравына юл хәрәкәте белән бәйле 518 эш керде, бу административ хокук бозулар турындагы барлык эшләрнең 30 процентын тәшкил итә. 246 машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен, 58е - эчкәнлегенә медицина тикшерүе үтүдән баш тарканы, 69ы - каршы як юлга чыгып, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылылыкка тартуда норматив-хокукый көйләүләр әледән-әле үзгәреп тора. 2013 елның 1 гыйнварыннан административ хокук бозулар Кодексының 12.15 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Узып китәргә теләп каршы як полосага чыккан һәм юл кагыйдәләрен бозган өчен 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү белән бергә альтернатив җәза - 5000 сум күләмендә штраф та каралган. Законны эшләүчеләр шул рәвешле судьяга машина йөртүчегә җәза биргәндә конкрет вакыйганың һәр нечкәлеген исәпкә алып, җаваплылыкны җиңеләйтү яки кырыслату фактларын билгеләү мөмкинлеге калдырган. Әмма, узып китү өчен каршы якка чыгып кагыйдә бозу кабатланса, машина йөртүче транспорт йөртү хокукыннан 1 елга мәхрүм ителә.
Әгәр кагыйдә бозуны автомат режимдагы фото-видеоҗиһазлар теркәгән булса, ул чагында җәза 5000 сум күләмендә штраф рәвешендә билгеләнә.
Монан тыш, юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән яңалык нигезендә транспорт белән идарә иткәндә ышаныч язуының булуы кирәкми. Автомобильдән файдалануга хокукны раслаганда машина йөртүгә хокук документы, автомобильнең теркәлү турында таныклыгын һәм үзеңнең фамилия язылган ОСАГО полисын күрсәтү җитә.
С.Ибраһимова, Азнакай районының 1нче суд участогы җәмгыяви судьясы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл хәрәкәте ашыгучыларны өнәми