Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ЮХИДИгә сәяхәт

Безнең 14 нче "Родничок" балалар бакчасы белән дәүләт автоинспекциясе арасында тыгыз бәйләнеш яши. Без анда сәяхәттә булабыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча ел дәвамында алган белемнәрне, күнекмәләрне ныгытабыз. Биредә балаларны Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы полиция подполковнигы Рафаил Шәрәфиев, ТР юл йөрү куркынычсызлыгының фәнне һәм белем...

Безнең 14 нче "Родничок" балалар бакчасы белән дәүләт автоинспекциясе арасында тыгыз бәйләнеш яши.

Без анда сәяхәттә булабыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча ел дәвамында алган белемнәрне, күнекмәләрне ныгытабыз. Биредә балаларны Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы полиция подполковнигы Рафаил Шәрәфиев, ТР юл йөрү куркынычсызлыгының фәнне һәм белем бирүне финанслаштыру дирекциясе Азнакай филиалы җитәкчесе Әлмирә Сәгъдәтуллина һәрвакыт якты йөз белән каршылый. Күптән түгел генә булган чара вакытында Рафаил Хәмидулла улы хәзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр белән "Дус булыйк, юл!" уен-тренингы уздырды. Анда балалар үзләренең юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәтте.

Очрашу азагында ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы кунакларга автомобильдә кечкенәләр утыргычы булуның мөһимлеге турындагы истәлек буклеты таратты. Ә.Сәгъдәтуллина балаларга гыйбрәт итеп авариягә тарыганнан соң штрафсакланышта торучы машиналарны күрсәтте.

Бондый чаралар барышында балалар юл йөрү куркынычсызлыгы буенча бик күп мөһим мәгълүмат алалар.

С.СОЛТАНОВА, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев