Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Югары хезмәт хакы өчен югары белем кирәкми

Хәзер бар да югары белем алырга омтыла.

Әмма хезмәт базарында аларны кочак җәеп көтеп тормыйлар һәм һәркайда да югары хезмәт хакы түләмиләр. Биш ел вузларда укыймыйча да, яхшы акчалы эш табарга мөмкин икән.

Шундый һөнәрләрнең берсе – риелтор. Әмма монда күп акча эшлим дисәң, кеше психологиясен аңлау, маркетинг нигезләрен белү таләп ителә.

Янгын сүндерүче-коткаручы һөнәре дә зур сорауга ия. Аларның уртача айлык хезмәт хаклары 70 мең сумнан артык.

Блогерлар да ярыйсы гына акча эшлиләр. Әгәр дә язылучыларың күп икән, реклама бирүчеләр үзләре сиңа мөрәҗәгать итәчәкләр.

Бортпроводник булсаң, югары хезмәт хакы белән бергә күпме дөнья күрәсең.

Шәхси шофер булу өчен югары белем кирәкми, әмма югары профессионаллык таләп ителә.

Бала караучы булып эшләү өчен балаларны яратырга кирәк. Тәҗрибәле, югары квалификацияле бала каручылар яхшы хезмәт хакы алалар.

Тән сакчысы булу өчен яхшы физик формада булу, кул көрәше белән шөгыльләнү һәм ату осталыгы кирәк.

Пешекчеләр карьера баскычы буйлап тиз күтрелә алалар. Әлбәттә, затлы ресторанда шеф-повар булу өчен һөнәри осталык кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев