Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әйтер сүзләре күп җыелган...

Район җитәкчелеге, район башкарма комитетына караган идарә-бүлек белгечләренең авыл җирлекләрендә, Актүбә эшчеләр бистәсендә, шәһәр кварталларында халык белән очрашулары даими төс алды. Бу ике як өчен дә файдалы гамәлнең чираттагысы 10 август көнне шәһәрнең Ленин, Алиш, Хәсәнов урамнарындагы йортлар уртасына урнашкан 26 нчы кварталда узды. ...Көндезге эш сәгате яңа гына тәмамланган...

Район җитәкчелеге, район башкарма комитетына караган идарә-бүлек белгечләренең авыл җирлекләрендә, Актүбә эшчеләр бистәсендә, шәһәр кварталларында халык белән очрашулары даими төс алды. Бу ике як өчен дә файдалы гамәлнең чираттагысы 10 август көнне шәһәрнең Ленин, Алиш, Хәсәнов урамнарындагы йортлар уртасына урнашкан 26 нчы кварталда узды.
...Көндезге эш сәгате яңа гына тәмамланган булгангамы, җитәкчелек белән аралашуга башлыча якын-тирә йортларда яшәүче пенсионерлар килгән иде. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов ачып җибәрде һәм халыкны районның бүгенге икъдисади-социаль халәте белән таныштырды.
Сорау-тәкъдимнәре күп җыелган халыкның - аларны коммуналь хезмәт күрсәтүне оештыру да, ЖКХ өчен түләүләрнең артуы да, балалар мәйданчыгының торышы да, йорт алларының шәһәр исерекләренең көндәлек җыелу урынына әверелүе дә борчый.
Соңгысын, бирегә килүчеләрнең бердәм хуплавы астында, күрше йортта яшәүче Сәрия Сәгъдәтуллина бәян итте.
- Иртә таңнан эшкә киләләрмени, сәгать җидедә җыела башлыйлар да, төнге берләрдә генә таралышалар. Ишек төбенә чыгып утырам димә, һәр эскәмиядә исереккә юлыгасың. Балалар аларның кыланмышларын күреп үсә. Моңа чик куярга иде!
Күпсанлы һәм шәһәр тормышының төрле өлкәсенә караган сорауларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, бердәм хисаплау үзәге (ЕРЦ) җитәкчесе Марат Авзалов, эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы Сергей Ерыганов җентекле җавап бирде. Квартал халкы мондый очрашуларны ешрак оештыруны сорады.

Наил МАЛИКОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әйтер сүзләре күп җыелган