Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йөрәгемнең кисәкчеген бирәм...

Инвалидлар айлыгы барышында физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларын тәрбияләүдә хаҗәтлек кичергән гаиләләргә, балачактан һәм өлкән яшьтәге мохтаҗ инвалидларга ярдәм күрсәтү буенча хәйрия марафоны уздыру муниципаль районыбызда, игелеклелек чагылышы буларак, гүзәл бер традициягә әйләнде. Наил АБДУЛЛИН Шәфкатьлелек чарасының 2012 елгы ундүртенчесе, "Йөрәгемнең кисәкчеген бирәм..." телемарафоны, узган атна азагында - 27 декабрь көнне,...

Инвалидлар айлыгы барышында физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларын тәрбияләүдә хаҗәтлек кичергән гаиләләргә, балачактан һәм өлкән яшьтәге мохтаҗ инвалидларга ярдәм күрсәтү буенча хәйрия марафоны уздыру муниципаль районыбызда, игелеклелек чагылышы буларак, гүзәл бер традициягә әйләнде.
Наил АБДУЛЛИН
Шәфкатьлелек чарасының 2012 елгы ундүртенчесе, "Йөрәгемнең кисәкчеген бирәм..." телемарафоны, узган атна азагында - 27 декабрь көнне, шәһәр-район Мәдәният йортында үтте. Анда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар, аларның әниләре, предприятие, учреждение, оешма, хуҗалык җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Марафон алдыннан Азнакай телерадиокомпаниясе төшергән, арабызда яшәп тә еш кына игътибарыбыздан читтә калган тумыштан авыру балалар һәм урта яшьләрдәге инвалидлар яшәешенең чынбарлыгын ачып салган үзәккә үтмәле, тирән мәгънәле видеофильм күрсәтелде. Таш йөрәклеләрнең дә күңелен эретердәй тамаша булды ул. Заман ыгы-зыгысында бөтерелеп, табигать биргән шәфкатьлелек тойгыларыбыз да беркадәр тупаслана башлады бугай шул. Ә безнең көндәлек игътибарыбызга, һич югы җылы мөнәсәбәтебезгә мохтаҗлар арабызда яшиләр...
Үзебезнең районда гына да рәсми төстә теркәлгән 4253 инвалид бар. Шуларның 271е - тумыштан яки башка сәбәпләрдән авыру балалар. Кызганыч, нәниләрнең күбесе үз аякларында йөри дә, яшьтәшләре белән уйный да, укый да, тормыш белән хозурлана да алмый. Күбесенең сырхауханә һәм йорт фатирларының дүрт диварыннан, авыру, сызлану, ялгызлыктан башканы күргәннәре дә юк. Шуңа да аларның һәр көнен батырлыкка тиңләрлек.
- Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең, аеруча балаларның тормышын җиңеләйтү, аларда терелүгә, әйләнә-тирәсендә ярдәмгә килергә әзер булган изге күңелле, миһербанлы кешеләр булуына өмет уяту - безнең уртак бурычыбыз, - диде хәйрия телемарафонын ачу тантанасында Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Шул максаттан 2009 елда оештырылган һәм матди яктан хезмәт коллективлары тарафыннан тулыландырылып торган "Азнакай" шәфкатьлелек фонды инвалидларга ярдәм күрсәтүдә мөһим урын алып тора. 2012 елда гына да физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә социаль ярдәм күрсәтү, тернәкләндерү, алар катнашында спорт, мәдәни-күңел ачу чаралары оештыру һәм уздыру өчен әлеге фондтан 3 миллион сумга якын акча күчерелде.
Инвалидларны мәшгульлек белән тәэмин итү буенча да эш алып барыла. Әйтик, 2012 елның мартында ачылган Халык һөнәрчелеге йортында 20 кеше шөгыльләнә. Райондагы оешма, учреждениеләргә генә түгел, торак йорт подъездларына да пандуслар урнаштыру буенча озакка исәпләнгән "Каршылыксыз мохит" максатчан программасы эшли.
"Йөрәгемнең кисәкчеген бирәм..." марафонында районның барлык предприятиесе, оешмасы, учреждениесе һәм авыл җирлеге катнашты. Бу көнне «Азнакай» хәйрия фондына 976,3 мең сум акча җыелды. Матди ярдәм күрсәтүчеләрнең барысын да санап китү мөмкин булмаса да, Туйкә авылыннан ветеран Сәгадәт Шәйхиевнең 60 кг бал китерүен(!), район балалар Думасының 40 мең сум акча җыеп тапшыруын әйтми мөмкин түгел.
Чара барышында инвалид балаларга коляска, ноутбук һәм көндәлек яшәешләрендә алыштыргысыз булган башка бүләкләр тапшырылды. Һәр чыгыш район һәвәскәрләре һәм авыру балалар катнашындагы концерт номерлары белән аралашып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Йөрәгемнең кисәкчеген бирәм...