Кәтем авылында туып үскән, хәзерге вакытта шунда яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Йосыпов Шәрипҗан Шәмси улының 20 сентябрь көнне 60 яшьлек юбилее.Кадерлебез, сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Уй-теләкләрең изге, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле...
Кәтем авылында туып үскән, хәзерге вакытта шунда яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Йосыпов Шәрипҗан Шәмси улының 20 сентябрь көнне 60 яшьлек юбилее.Кадерлебез, сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Уй-теләкләрең изге, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, оныкларыңның изгелеген күреп яшәргә язсын! Безнең таянычыбыз булып озын-озак, мул тормышта яшәвеңне телибез.
Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле!
Җирдә булган бөтен изгелекне,
Бирсен сиңа Ходай бу көнне!
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев