Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йортларга ремонт тәмамлану алдында

Традиция буенча, чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов хезмәт ветераннары-юбилярларны котлаудан башлады. Шулай ук Италиядән гран-при яулап кайткан Азнакай сәнгать мәктәбенең "Бәхет" ансамбле (җитәкчесе ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Шәрифуллина) хөрмәтләнде, үз чиратында, яшь талантларыбыз шундый мәртәбәле бәйгедә катнашу мөмкинлеге тудырган район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинга, "Азнакайнефть"...

Традиция буенча, чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов хезмәт ветераннары-юбилярларны котлаудан башлады.
Шулай ук Италиядән гран-при яулап кайткан Азнакай сәнгать мәктәбенең "Бәхет" ансамбле (җитәкчесе ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Шәрифуллина) хөрмәтләнде, үз чиратында, яшь талантларыбыз шундый мәртәбәле бәйгедә катнашу мөмкинлеге тудырган район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинга, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимовка, районның оешма-предприятие җитәкчеләренә, иганәчеләргә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Наҗәт Мәсгут улы яңа билгеләнгән җитәкчеләр белән таныштырып үтте: Микулино авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп югары белемле, әлегә кадәр ТР Финанс министрлыгының казначылык департаменты территориаль бүлегендә эшләгән Наталья Валерьевна Самусенко, "Сельхозжилсервис" МУП начальнигы итеп югары белемле, әлегә кадәр шушы ук оешмада баш инженер булып эшләгән Рафаэль Мөҗәһит улы Бәхтиев билгеләнде.
Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Руфат Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, соңгы атнада районда җинаятьләр кылыну турында 12 хәбәр алынган, шуның дүртесе "кайнар эз"дән ачылган. Ул шәхси милеккә кул сузу очракларының аеруча артуы турында борчылып сөйләде. Шулай ук автомашина, гаражларны ватып кереп урлашулар ешайган. Сүз дә юк, боларның барсында да иң беренче чиратта үз милкенә үзләре җаваплы карамаган хуҗалары гаепле.
-Участок уполномоченныйларын һәркем белеп торырга тиеш, - дип башлады сүзен район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы Нияз Хәсәншин һәм шәһәрдә, Актүбә бистәсендә, авыл җирлекләрендә һәр участокка беркетелгән уполномоченныйлар белән слайдларда фотолары белән таныштырып чыкты.
Районда федераль программа нигезендә торак йортларга капиталь ремонт барышы турында "ЖКХ Департаменты" МУП директоры Элеонора Алчина чыгыш ясады. Быел 22 йортка 87,3 миллион сумлык (федераль, республика, муниципаль район бюджетыннан) капиталь ремонт ясау каралган. Бүгенге көнгә эшләрнең 96 проценты инде башкарылган. Ул бик яхшы эшләгән подрядчыларны санап үтте. Алар арасында "Азнакай ПМКсы", "Инженерлык челтәрләре", "Полимерстрой", "Азимутстрой" ҖЧҖләре бар. Эш барышы, финанс тотылышы турында мәгълүматлар бар да ачык, алар белән "ЖКХ Департаменты" сайтында танышып була.
Чалпы авылы җирлегендә муниципаль берәмлек эшчәнлеге хакында аның башлыгы Илшат Ибраһимовның чыгышы тыңланды. Ул халыкны су белән тәэмин итү, башка социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итү буенча күрелгән чаралар турында тәфсилләп сөйләде. Пенсия закончалыкларындагы кайбер үзгәрешләрне "Лукойл-Гарант" дәүләтнеке булмаган пенсия фонды МПФ җитәкчесе Татьяна Спиридонова аңлатып китте.
Инде хәбәр ителгәнчә, 1 августтан республикада, шул исәптән районыбызда да "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" игелек акциясе старт алды . Наҗәт Мәсгут улы районыбызда безнең ярдәмгә мохтаҗ мәктәп укучылары барлыгын әйтеп, хезмәт коллективларын, азнакайлыларны акциягә актив кушылырга чакырды.
Киңәшмәдә шулай ук районыбызда урып-җыю барышы, предприятие -оешмаларның авыл хезмәтчәннәренә ярдәме кирәклеге һәм районның иҗтимагый-икътисади тормышына кагылышлы башка мәсьәләләр хакында да сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Йортларга ремонт тђмамлану алдында