Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йортлар яңа төс ала

Шәһәребез елдан-ел күзгә күренеп үзгәрә, матурлана. Төзеклеге, матурлыгы белән сокландыручы йортлар һәм ишегаллары саны арта бара. Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча федараль программа нигезендә зур һәм халык өчен әһәмиятле эшләр башкарыла. Капиталь ремонт нинди бюджеттан финанслана, кем башкара? Гомумән, ремонт кайсы йортларга ясалырга тиеш? Әнә шул сорауларга "ТКХ Департаменты"...

Шәһәребез елдан-ел күзгә күренеп үзгәрә, матурлана. Төзеклеге, матурлыгы белән сокландыручы йортлар һәм ишегаллары саны арта бара. Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча федараль программа нигезендә зур һәм халык өчен әһәмиятле эшләр башкарыла.

Капиталь ремонт нинди бюджеттан финанслана, кем башкара? Гомумән, ремонт кайсы йортларга ясалырга тиеш? Әнә шул сорауларга "ТКХ Департаменты" директоры Элеонора Алчина җавап бирә.

-Элеонора Айратовна, әңгәмәне законның үзеннән башлыйк әле. Аның асылы нидә?

-"Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауга булышу Фонды турында" 185нче санлы Федераль закон 2007 елның июлендә кабул ителгән иде. Ул гражданнарның яшәве өчен уңайлыһәм хәвефсез шартлар тудыруга, реформалауның сыйфатын күтәртүгә юнәлтелгән. Закон күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү, җимерек хәлдәге торак фондыннан гражданнарны күчерү өчен РФ субъектларына һәм муниципаль берәмлекләргә финанс ярдәм күрсәтүнең хокукый һәм оештыру нигезләрен билгели.

-Йортларны ремонтка сайлап алу нинди тәртиптә башкарыла?

-Капиталь ремонтка йортларны торак инспекциясе билгели, чиратка сала. Ремонт вакытында бинаның фасады һәм түбәсе, сантехника, подвал бүлмәләре ремонтлана, электр-монтажлау эшләре башкарыла, үзәк җылыту системалары алмаштырыла, һ.б. эшләр башкарыла.

Күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү буенча адреслы программа кысасында буел районда бик зур эшләр башкарылды. 22 күпфатирлы йортка барлыгы 87 млн 384884 мең сум акча тотылды. Шул исәптән Азнакайда 16 (68,8 млн), Актүбәдә 5 (17,5 млн), Чемодур авылындагы (0,9 млн) бер йорт үзгәреш кичерде. 32 миллионнан артык сумга 15 йорттагы түбәләр алмаштырылды яки төзекләндерелде. Йорт эчендәге электр, җылылык, газ, су белән тәэмин итү челтәрен ремонтлау, фасадны җылыту, түбә ябу һәм башка эшләр башкарыла. 15 августка кадәр йортлардагы барлык эшләр тәмамланып, Дәүләт торак инспекциясенә акт тапшырылырга тиеш. Быел "Азнакай ПМК" , «Полимерстрой», "Инженерлык челтәрләре", "Азимутсрой" җәмгыятьләре аеруча тырышып эшләделәр, билгеләнгән хезмәтләрне намус белән башкардылар. Алар ремонтлаган йортларда төзекләндерү вакытыннан алда тәмамланды.

-Йортта яшәүчеләргә нинди теләкләрегез бар?

-Шунысы әһәмиятле: төзекләндергәнне беренче көннән яхшылап сакласаң гына матур килеш тора, ә киресе булган очракта эш никадәр генә сыйфатлы итеп башкарылса да, көткән нәтиҗә бирми. Азнакай халкы башкарылган эшләргә сак карасын иде. Шулай булса гына йортларыбыз матурлыкларын югалтмас, безгә озак еллар хезмәт итәр.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Йортлар яңа төс ала