Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җырлап, биеп яшәгәнгә мәңге яшь кала күңел

"Хәтирә" ветераннар ансамблен белмисез икән, димәк сез Азнакайда яшәмисез, юк, алай гына да түгел, Татарстанда яшәмисез. Чөнки районда әлеге халык ансамблен белмәгән кеше юктыр. Республика бәйгеләрендә дә катнашып, төрле дәрәҗә лауреат исемнәре алып кайта коллектив. Бу юлы исә сүзебез аның әле күптән түгел генә райондашларга бүләк иткән ял концерты турында....

"Хәтирә" ветераннар ансамблен белмисез икән, димәк сез Азнакайда яшәмисез, юк, алай гына да түгел, Татарстанда яшәмисез. Чөнки районда әлеге халык ансамблен белмәгән кеше юктыр. Республика бәйгеләрендә дә катнашып, төрле дәрәҗә лауреат исемнәре алып кайта коллектив. Бу юлы исә сүзебез аның әле күптән түгел генә райондашларга бүләк иткән ял концерты турында.
Татар җырлары борынгыдан ук гармун моңы астында башкарылган, соңрак аларга баян да килеп кушылган. Ансамбль баянчысы Заһир Ильясовның күңелне алгысыткан көйләренә ничек җырламыйсың да, тыпыр-тыпыр биеп китмичә ничек түзәсең?! Ансамбль осталары аңа кушылып әле җыр суза, әле күмәк биюләргә чыгалар. Мәхдүлә Гумина, Сәвия Тимеркәева, Фәрәгать Миргасимов, Айзәрә Хәбибуллина, Тәнзилә Хафизова, Тәгъзимә Рәхмәтуллина, Атлас Зәйнуллин, Вәсилә Яркәева, Рузилә Сәлимгәрәева, Бүләк Зәйнуллина, Наҗия Насыйрова, Тәзкирә Хәйруллина, Гөлзаһира Сабирҗанова, Зәйнәб Шакирова, «Ләззәт» ансамбле (җитәкчесе Равил Кәримов) моңлы тавышлары, җитез биюләре белән тамашачының олысын, кечесен әсир итте. Инде олыгаеп баручы бу апа-абыйларда каян шулкадәр энергия, дәрт-дәрман?! Кем әйтмешли, күз генә тимәсен. Хәрәкәттә-бәрәкәт дип, тормыштан тәм табып яшәгәнгә шундый алар.
Ансамбль җитәкчесе Ирина Нургалиева күмәк чыгышларга зур урын биргән. Кайчандыр авыл клубларын шаулатып торган, инде онытылып барган "Өчле", "Чүпләм", "Парсыз калу", "Кайчылы" биюләренә залдагылар ничек сикереп сәхнәгә менми, аларга кушылмый тыелып утыргандыр, белмим.
Концертны алып баручы Айзәрә Хәбибуллина сөйләмен "бер җепкә тезеп", шулкадәр үзенә тарта, профессионалларың читтә торсын. Гади генә концерттан да, заманча әйтсәк, ток-шоу ясый белә ул.
Бу кичә ничек кенә матур үтмәсен, күңелдә бер юшкын калды: зал тулы булмады. Читтән килгәннәргә акча түгәргә жәлләмәсәк тә, үзебезнең үзешчәннәрнең, районның сәхнә йодызларының кадерен белеп бетермибез шул...
Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җырлап, биеп яшәгәнгә мәңге яшь кала күңел