Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җыр смотры узды

Балалар иҗат үзәге мәйданында Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан шәһәр мәктәпләре укучылары арасында тормыш иминлеге кагыйдәләре һәм хәрби әзерлек нигезләре буенча җитәкче-оештыручы С.И.Махонин истәлегенә багышланган җыр һәм саф смотры узды. Жюри взводның җитәкче янына килү осталыгын, командирларның докладын һәм, гомумән, эшен, укучыларның тышкы кыяфәтен, взводның сәламләүгә җавабын, урындагы борылышларның, хәрби...

Балалар иҗат үзәге мәйданында Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан шәһәр мәктәпләре укучылары арасында тормыш иминлеге кагыйдәләре һәм хәрби әзерлек нигезләре буенча җитәкче-оештыручы С.И.Махонин истәлегенә багышланган җыр һәм саф смотры узды.

Жюри взводның җитәкче янына килү осталыгын, командирларның докладын һәм, гомумән, эшен, укучыларның тышкы кыяфәтен, взводның сәламләүгә җавабын, урындагы борылышларның, хәрби сәламләү биреп, тантаналы марш белән узуын, сафта җыр башкару осталыгын бәяләде.

4, 2, 3, 8, 5 нче мәктәп взводлары мәгариф идарәсе дипломнарына лаек булдылар. Күчмә кубок быел 4 нче мәктәп взводына тапшырылды. Иң яхшы командирлар дип Руслан Әхмәтшин (2 нче мәктәп) һәм Альбина Мәрдәншина (8 нче мәктәп) билгеләнде. Взводны яхшы әзерләгән өчен тормыш иминлеге нигезләре укытучы-оештыручылары Марат Сабуров (2, 4 нче мәктәпләр), Илфак Сафиуллин (3 нче мәктәп) һәм Рамис Сираҗетдинов (8 нче мәктәп) мәгариф идарәсе дипломнарына лаек булдылар. Сафта җырны иң яхшы башкаручы 3, 4, 8 нче мәктәпләр Азнакай сугыш хәрәкәтләре ветераннары оешмасы дипломнары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев