Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җыр-бию, уеннар, бәйрәм фейерверкы көтә!

31 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында «Сәгатьләр 12не сукканда» традицион Яңа ел кичәсе уза. Әкият геройлары һәм биек курчаклар килгән барлык кунакларны да бизәлгән чыршы янына җыячак. Биредә балалар гына түгел, өлкәннәр дә башы-аягы белән әкият дөньясына чумачак. Программада: район җитәкчелегенең котлавы, концерт программасы, атларда йөрү, күңелле уеннар, бүләкләр... һәм...

31 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында «Сәгатьләр 12не сукканда» традицион Яңа ел кичәсе уза.

Әкият геройлары һәм биек курчаклар килгән барлык кунакларны да бизәлгән чыршы янына җыячак. Биредә балалар гына түгел, өлкәннәр дә башы-аягы белән әкият дөньясына чумачак.

Программада: район җитәкчелегенең котлавы, концерт программасы, атларда йөрү, күңелле уеннар, бүләкләр... һәм әлбәттә төп геройлар: Кыш бабай һәм Кар кызы.

Яңа ел чыршысыннан ерак түгел сәүдә нокталары эшлиячәк. 20.20 сәгатьтә барыгызны да бәйрәм салюты көтә! Рәхим итегез!

Яңа ел - көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Ләкин аны иң көткәне - балалар. Бу чорда район күләмендә төрле бәйрәм чаралары оештырыла:

- 3 гыйнвардан 9ына кадәр 10.00 сәгатьтә Боз сараенда азнакайлылар өчен күмәк бозда шуулар оештырыла;

- 3 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында «Кар кызы һәм аның дуслары» күмәк күңел ачулар;

- Тукай һәм Яңа Юл микрорайонында яшәүчеләр Кыш бабай һәм Кар кызын 4, 6 гыйнварда 10.00 сәгатьтә «Тарсус» паркында каршы алачаклар;

- 4 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында «Күңелле кышкы чор» уены узачак;

- 5 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында «Кышкы күңел ачулар» спорт уеннары;

- 10,11 гыйнварда 11.00 сәгатьтә Актүбә бистәсе кар шәһәрчегендә төрле яшьтәге балалар өчен уеннар оештырыла.

Барыгызны да бәйрәмнәргә көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев