Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җылылык сезоны: сораулар, тәкъдимнәр

Җылылык сезоны башлану уңаеннан, 22 октябрь көнне "Маяк" газетасы редакциясе Азнакай шәһәрендә яшәүчеләр белән телефон аша турыдан-туры элемтә үткәрде. Сөйләшүнең төп темасы торак йорт һәм биналарны җылылык белән тәэмин итүнең торышын ачыклау булса да, аңа күпмедер дәрәҗәдә бәйләнеше булган башка гозерләр дә игътибардан читтә калмады. Туры элемтә барышында кергән сорауларга...

Җылылык сезоны башлану уңаеннан, 22 октябрь көнне "Маяк" газетасы редакциясе Азнакай шәһәрендә яшәүчеләр белән телефон аша турыдан-туры элемтә үткәрде. Сөйләшүнең төп темасы торак йорт һәм биналарны җылылык белән тәэмин итүнең торышын ачыклау булса да, аңа күпмедер дәрәҗәдә бәйләнеше булган башка гозерләр дә игътибардан читтә калмады.
Туры элемтә барышында кергән сорауларга "Водоканалсервис" ААҖ филиалы - Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе (АПТС) җитәкчесе Азат ХӘЛИМОВ җавап бирә.
Л.Пронина,
Актүбә бистәсе:
- Без яши торган Татарстан урамы, 27 нче йорттагы 93-105 нче фатирларга җылы килми. Моның өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә?
- Фатир эчендәге җылылыкка Азнакайда әлеге йорт караган ТСЖлар, Актүбәдә - идарә итү компаниясе җавап бирә.
Шәһәрнең Болгар урамы, 3 нче йорттан Ф.Галиев һәм Тукай урамындагы 4 нче йортта яшәүчеләр:
Өйгә килә торган җылылык торбаларын алыштырдылар, әмма чокыр урынын төзекләндермәделәр. Моны кем һәм кайчан башкарачак?
- Җир казу, торба алыштыру белән бәйле эшләр тәмамланганнан соң, чокыр урынын һәм аның тирә-ягын төзекләндерү буенча АПТС белән "МППБ и О" ААҖ арасында килешү төзелде. Якын көннәрдә бу эш башкарылачак.
М.Гыйләҗев, Азнакай:
- Бер көнне АПТС эшчеләренең йортларга керә торган җылылык челтәрләренә бик нәзек тишекле пластинкалар куюын күреп гаҗәпләндем. Кышкы салкыннар вакытында өйне җылытуда ул кыенлык тудырмасмы?
-Предприятие быел җылылык челтәрләрен көйләү эшләре уздыра. Аның бер ысулы булып җылылык торбаларының кулланучыларга кергән өлешен шайбалау, ягъни аңа хисапланган тишекле пластинкалар кую тора. Әлеге чара кулланучыларга җылылыкны тигез дәрәҗәдә бирүне тәэмин итәчәк. Димәк, проблемалы йортларга да җылылык тиешле күләмдә киләчәк.
Александр Степанов, М. Хәсәнов урамы:
- Быел көннәр җылы торса да, ягулык сезоны башында АПТС челтәрләрдәге җылылыкны киметмәде. Бу ягулык ресурсларын әрәм-шәрәм итү була түгелме соң?
- Беренче карашка, ул шулай да кебек. Әмма без "Җылылык җиһазларын файдалануның техник кагыйдәләре" нигезендә эшлибез. Анда: җылылык бирүнең ышанычлылыгын тәэмин итү максатыннан, энергия бирүче оешма, сынау йөзеннән, җылылык челтәрләрендәге температураны 80-85 градуска кадәр җиткерергә бурычлы, диелгән. Бер үк вакытта торбаларда калган һава кудырыла, йорт дивары җылына, җылылык челтәрләре сынала. Димәк, бу энергияне әрәм-шәрәм итү түгел, киресенчә, көннәр суыткач килеп чыгарга мөмкин булган хәвефләрне кисәтү генә.
Риф Шакиров,
Шәйхетдинов урамы:
- Җылылыкка түләү бәяләре артканнан-арта бара. Шуңа да карамастан, безнең урамдагы 3-5 нче йортлар яныннан узган җылылык торбалары һаман да юньле-рәтле төрелмәгән...
- Без бу турыда беләбез. Сез әйтеп үткән әлеге җылылык челтәрләре тышчасы ремонтлау сорый. Андагы торбаларны изоляцияләү эшләрен октябрь ае ахырына кадәр башкарып чыгачакбыз.
Нәфис Шәрәфиев,
Иске Азнакай:
- Сүз дә юк, АПТС эшчеләре Азнакайның шәхси секторы урамнарындагы суүткәргечләрне тирәнгәрәк күмү буенча быел шактый эш башкарды. Әмма барлык урамнарда да су торбалары куркынычсыз тирәнлектә түгел әле. Эш алга таба да дәвам итәчәкме?
- Шундый ук эшләр киләсе елда Такташ һәм Чернышевский урамнарында башкарылачак.
Резеда Шәрипова,
Яңа Юл бистәсе:
- Шәһәрнең бер өлеше булган безнең бистә, ниһаять, су белән кайчан тулысынча тәэмин ителер икән?
- Яңа Юлга үзәкләштерелгән су линиясе уздыру алдагы еллар планына кертелгән.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әлеге язмада сездән кергән барлык сорауларга да җавап урнаштырып бетерә алмадык. Сәбәбе гади - күбесенә туры элемтә барышында телефон аша аңлатма бирелде, арада бер темага булганнары да күп иде. Кайберләре тикшерү өчен эшкә җаваплы оешма-ширкәтләргә җибәрелде. Сөйләшүдә актив катнашуыгыз өчен сезгә рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да әлеге һәм аңа кагылышлы башка мәсьәләләр буенча үзегезне борчыган сораулар туа икән, редакциягә язып җибәрүегезне сорыйбыз. Җавабын газетадан табарсыз.
Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җылылык сезоны: сораулар, тәкъдимнәр