Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл хужалыгы

Терлек азыгы хәзерләү буенча Азнакай районы республикада беренче ләр сафында бара. Авылда печән өстенең иң кызган вакыты. Хуҗалыкларда 13100 тонна сыйфатлы печән хәзерләнгән һәм 44150 тонна сенаж салынган. Барлыгы бер баш шартлы терлеккә 18 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. «Кәримов» КФХ (860 т.), «Чалпы» (570 т.), «Марс» (421 т.), «Союз Агро»...

Терлек азыгы хәзерләү буенча Азнакай районы республикада беренче ләр сафында бара.
Авылда печән өстенең иң кызган вакыты. Хуҗалыкларда 13100 тонна сыйфатлы печән хәзерләнгән һәм 44150 тонна сенаж салынган. Барлыгы бер баш шартлы терлеккә 18 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. «Кәримов» КФХ (860 т.), «Чалпы» (570 т.), «Марс» (421 т.), «Союз Агро» (634 т.), «Азнакай» агрофирмасы (1905 т.) иң беренчеләрдән булып сыйлы терлек азыгы хәзерләп куйган. Гомумән, район хуҗалыклары бу эшкә бик җитди карый. Терлек азыгы озын кыш дәвамына җитәрлек итеп кенә түгел, ә бәлки алдагы елларга запас та булырлык итеп мулдан хәзерләнер дияргә тулы ышаныч бар. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алу тәмамлану алдында.
Районда план буенча 94 мең тонна сенаж салынырга тиеш. «Марс» хуҗалыгы 1409, «Союз Агро» 13209, «Азнакай» агрофирмасы 5385 тонна сыйфатлы сенаж салып та куйган. Шулай ук «Тукай», «Туйкә», «Шәвәлиев» КФХлары сенаж салу буенча алдынгы урында бара.
Быел кышын терлекләр рационы яфрак азыкка да мул булыр. Әлеге мөһим чарада шәһәрлеләрнең дә ярдәм кулы сузуы матур традициягә әйләнде. Бу көннәрдә район администрациясе, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре авылларга барып, бердәм рәвештә терлек азыгы хәзерләүдә катнаштылар. Һәр елдагыча, мөһим кампаниядән авыл интеллигенциясе, ветераннар да читтә калмый.
Хәзерге вакытта пай җирләре өчен хуҗалыкларга печән бирү эшләре бара. Ә саламны район җитәкчелеге мал асрарга теләүчеләргә бөтенләй дә бушка бирү ягында.
- Шәхси хуҗалыкларга терлек азыгы хәзерләүдә без иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузарга тиешбез, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.
Уракка да санаулы гына көннәр калып килә. Иртә килгән җәй аны шактый тизләтте. Механизаторлар «корыч айгыр»ларын җентекләп карап, хәрби хәзерлеккә китерү өчен бар көчләрен куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев