Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язлар җитүен көтәм

Ямь-яшел чирәмнәрдә уйнап, су буйларында балык тотып, авыз тутырып икмәк ашап үсмәгән ул. Балачагында сука белән сабан сөрүе, ашлык ташуы, дәү абыйлары гына күтәрә алырдай авыр эшләр эшләве Әсгать аганың үзәгенә үтеп калган. 1927 елда Митрәй авылында сукыр мулла гаиләсендә дөньяга килә ул. 1944 елда 17 яшьлек үсмерне хәрби хезмәткә...

Ямь-яшел чирәмнәрдә уйнап, су буйларында балык тотып, авыз тутырып икмәк ашап үсмәгән ул. Балачагында сука белән сабан сөрүе, ашлык ташуы, дәү абыйлары гына күтәрә алырдай авыр эшләр эшләве Әсгать аганың үзәгенә үтеп калган.

1927 елда Митрәй авылында сукыр мулла гаиләсендә дөньяга килә ул. 1944 елда 17 яшьлек үсмерне хәрби хезмәткә алалар. Балтыйк буенда, аннан Сахалин, Чукоткада хезмәт итә. Туган якларына 7 елдан соң гына кайтырга насыйп була аңа. Көнбатышны күргән, дәрәҗәле авиация гаскәрләре сафында хезмәт итеп кайткан яшь егет туган авылының җимереклекләрен күреп бик борчыла. Фәкыйрь йортлар, аны тирес белән ягалар. Кулларына кувалда тоткан хатын-кызлар тәзелеш өчен таш чыгара.

- Безне әле армиядә ашаттылар, эчерттеләр, киендерделәр, командирлар безнең өчен барысын да хәл итәләр иде. Тылда хезмәт куйган хатын-кызлар, балалар, картлар алдында мин башымны иям, - ди Әсгать ага.

Нефть табу эшләренең кайнаган чоры була ул. Әсгать Исмәгыйлов бораулаучылар мәктәбен тәмамлап кайтып 3нче бораулаучылар конторасына машинист булып эшкә керә. Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр УПНП КРСның 3 нче технологик транспорт идарәсендә эшли.

Тормыш иптәше Разия белән алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Асыл Исхаков әтисе кебек үк нефтьче һөнәрен сайлый. Бүгенге көндә "Азнакайнефт" идарәсе тәэминат бүлегендә, шул ук вакытта Азнакай район аучылар җәмгыятен дә җитәкли. Кызлары Хәмдия белән Сәмига Оренбург һәм Тольятти шәһәрләрендә яшиләр. Исмәгыйловларның уртак гаилә булып бергә яши башлауларына киләсе елда 60 ел була. Аларның "бер кочак" оныклары һәм оныкчыклары бар. Узган ел Бөек Ватан сугышында катнашучыларга торак төзү программасы буенча Исмәгыйловлар гаиләсенә ике бүлмәле фатир биргәннәр.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Әсгать агага кем генә үз яшен бирер икән? Яшьләрчә җиңел хәрәкәт, йөзендә гел елмаю, шаян сүзләргә дә кеше кесәсенә керми. Муса Җәлил һәм Һади Такташның шаян шигырьләрен дә яттан гына сөйләп җибәрә ул. Үзеннән ник бер зарлану сүзе ишетерсең.

Аның үз тормыш законнары:

- Сәламәт булыр өчен сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк, - ди ул. -Мин беркайчан да тәмәке тартмадым, аракы эчү белән мавыкмадым. Мал асрадым, яшелчә, җиләк-җимеш үстердем. Һәрвакыт оптимист булдым. Әле хәзер дә үземнең "шестеркам"да чабам. Мәчеткә йөрим,1998 елда хаҗга барып кайттым. Мин үземне иң бәхетле кешегә саныйм. Үзем эшләп лаеклы ялга чыккан УТТ җитәкчелеге, коллективы (хәзер "Татнефт-РемсервисТранспорт" ҖЧҖ) һәрчак хәлебезне белеп бәйрәм саен бүләкләрен биреп торалар. Нинди генә ярдәм сорасак та, кире какмыйлар. Үз тормышымда миңа бик күп бүләкләр бирделәр. Алар арсында район администрациясенекеләр дә, үземнең УТТ коллективыннан да бар. Хәтта Сочига путевкаларга кадәр бирделәр. Ә менә улым Асыл "андыйга балчык ябышмый" дип миңа титан көрәк бүләк итте. Үз бакчамны үзем казырга дип әйтүе инде бу аның. Без -бабайлар миллионнарга кызыкмыйбыз. Минем өчен шушы көрәктән дә кадерле бүләк юк. Тизрәк язлар җитсен. Улым бүләк иткән көрәк белән җир казыр идем.

Я, кайсыгыз аңа 85 не бирә?

Әнәс Әхмәдиев, Азнакай цехы начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев