Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язгы кыр эшләре чорында Азнакай игенчеләренә 204 сертификат тапшырылган. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Язгы кыр эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән игенчеләргә акчалата сертификатлар тапшыру районыбызда матур традициягә әйләнде. Ул язгы кыр эшләрендә катнашкан механизаторларга нормаларын үтәүгә карап, меңәр сум, прицепщикларга тракторчылар премиясенең 50 проценты күләмендә билгеләнә. Мондый премияләр шулай ук сыйфатлы итеп орлыкларны агулаучыларга (500сум) да каралган. Һәрбер марка тракторның чәчү, тукландыру, тырмалау, культивацияләүдә......

Язгы кыр эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән игенчеләргә акчалата сертификатлар тапшыру районыбызда матур традициягә әйләнде. Ул язгы кыр эшләрендә катнашкан механизаторларга нормаларын үтәүгә карап, меңәр сум, прицепщикларга тракторчылар премиясенең 50 проценты күләмендә билгеләнә. Мондый премияләр шулай ук сыйфатлы итеп орлыкларны агулаучыларга (500сум) да каралган. Һәрбер марка тракторның чәчү, тукландыру, тырмалау, культивацияләүдә... үз нормалары билгеләнгән. Мәсәлән, премия алу өчен К-744, Фэнд, Бюллер, Нью-Холланд тракторларында - 189, К-700 ләргә 154 эталон гектар җирдә эш башкарырга кирәк. Районыбызда берьюлы берничә сертификатка ия булган игенчеләр дә бар. Бүген игенчеләргә 204 сертификат тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев