Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язгы каникуллар өзелмәячәк

Быел май аеннан республикабызда гомумбелем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла башлый. Безнең районда моңа әзерлек чаралары ничек бара? Мәгариф идарәсе начальнигы Дамир Гыйләҗев белән әңгәмәбез әнә шул хакта. - Дамир Рашатович, районыбызда ничә мәктәп әлеге программага кертелде һәм бу эшләргә күпме акча бүлеп биреләчәк ? - Быел бу...

Быел май аеннан республикабызда гомумбелем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла башлый. Безнең районда моңа әзерлек чаралары ничек бара? Мәгариф идарәсе начальнигы Дамир Гыйләҗев белән әңгәмәбез әнә шул хакта.

- Дамир Рашатович, районыбызда ничә мәктәп әлеге программага кертелде һәм бу эшләргә күпме акча бүлеп биреләчәк ?

- Быел бу программага районда 3 мәктәп керде: Сукаеш, Азнакайның 5 нче һәм Актүбәнең 1 нче мәктәпләре. Капремонтка республикадан 27 млн. сум акча биреләчәк.

- Нигездә нинди эшләр көтелә?

- Эшләр дүрт позициядә башкарылачак: тәрәзәләр, түбә, тышкы ишекләр һәм коммуникацияләр алыштырылачак.

- Капремонт кайчан башланачак һәм ул башкарыласы мәктәпләрдә укучыларның язгы каникуллары булачакмы? Капремонтның бердәм дәүләт имтиханына әзерлеккә тәэсире булмасмы?

- Эшләрне май аенда башларга планлаштырабыз. Капремонт керәсе мәктәп укучылары да башка мәктәпләр кебек үк 23 марттан 1 апрельгә кадәр язгы каникулларга чыгачак. Әгәр дә ремонт май аенда башланса, Сукаешларны Чалпыда, 5 нче мәктәпнекеләрне - 7 нче мәктәптә, актүбәлеләрне Актүбәнең 2 һәм 3 нче мәктәпләрендә ике сменага бүлеп укытырга дип исәплибез. Шулай итеп, укыту процессы өзелмәячәк. Димәк, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек тә үз эзлеклелеге белән барачак.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев