Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яз, кояш, сәламәтлек...

Хезмәтне саклау айлыгы кысаларында шәһәребезнең 18нче "Улыбка" һәм 5нче "Солнышко" балалар бакчалары белән берлектә тәрбиячеләр арасында "Сәламәт буласың килсә" дип исемләнгән КВН үтте. Аның нәкъ менә язын үткәрелүенә аптырыйсы да юк, чөнки бу - җиһанның, табигатьнең уянган, яшәргән, күңелләрнең мәрхәмәткә, тәннең кояшка үрелгән чагы. Бәйгедә катнашучылар зирәклектә, җитезлектә көч сынашса,...

Хезмәтне саклау айлыгы кысаларында шәһәребезнең 18нче "Улыбка" һәм 5нче "Солнышко" балалар бакчалары белән берлектә тәрбиячеләр арасында "Сәламәт буласың килсә" дип исемләнгән КВН үтте.

Аның нәкъ менә язын үткәрелүенә аптырыйсы да юк, чөнки бу - җиһанның, табигатьнең уянган, яшәргән, күңелләрнең мәрхәмәткә, тәннең кояшка үрелгән чагы.

Бәйгедә катнашучылар зирәклектә, җитезлектә көч сынашса, бакчаларның шәфкать туташлары сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде, аш-су осталары сәламәтлекне ныгытучы ризыклар әзерләү буенча осталык дәресе үткәрде, рецептлары бирелгән фито-бар эшләде.

Җыр-моң, күтәренке кәеф чарага бәйрәм төсмере өстәде. Район мәгариф хезмәткәрләре профсоз оешмасы рәисе Рәмзия Хәсәнова җиңүчеләргә дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырды.

Эльвира Сәитова, Миләүшә Кәнәфиева, балалар бакчалары мөдирләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев