Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ятим балалар Азнакайда яңа гаилә табалар

Ятим балалар... Язмыш аларны иң кадерле кешеләреннән - әти-әниләреннән мәхрүм иткән. Шөкер, соңгы елларда балалар йортлары кимеп бара. Күпләр үз кочакларына ятимнәрне сыендырып, аларга гаилә җылысын бирергә тырыша. Ә бары яхшы гаилә генә балага тормышка аяк басу өчен ныклы терәк була ала. Бүгенге көндә минем тәрбиядә дүрт ятим, бишесе башлы-күзле...

Ятим балалар... Язмыш аларны иң кадерле кешеләреннән - әти-әниләреннән мәхрүм иткән.

Шөкер, соңгы елларда балалар йортлары кимеп бара. Күпләр үз кочакларына ятимнәрне сыендырып, аларга гаилә җылысын бирергә тырыша. Ә бары яхшы гаилә генә балага тормышка аяк басу өчен ныклы терәк була ала.

Бүгенге көндә минем тәрбиядә дүрт ятим, бишесе башлы-күзле булып, төрле җирләрдә яши. Найсәм Сургуттан: «Әни, хәлең ничек?» - дип шалтырата. Икенчесе якыннан хәлне белергә йөгереп килеп җитә. Кайда гына яшәсәләр дә, алар - минем йөрәкнең иң түрендә.

Ятимлекне сүз белән генә аңлатып булмый. Сабыйларның күзләренә карыйм да, үземнең балачагыма кайтам. Мин дә ятим үстем. Балалар йортыннан Чалпыда яшәүче әбием килеп алды. Көн итәргә, бу дөньяда үзеңне ничек тотарга, дустан дошманны аерырга, көнкүреш күнекмәләренә өйрәтергә газиз әнкәм белән әткәм өлгерми калды. Әбиемнең сүзләрен еш искә төшерәм: «Кеше булып кал, балам!Тормышка яраклашырга тырыш. Кешенең берәр яхшы эшенә көнчелегең килсә, аннан да уздырып эшлә!» Ул әнә шулай үзенчә читкә тайпылмыйча, дөрес яшәргә өндәгән.

Мәрхәмәтлелек, игелеклелек барыннан да элек балаларга, картларга, мохтаҗларга ярдәмдә чагыла. Шунысы куанычлы, андый кешеләр арабызда бар. Күп гаиләләр, үз балалары булуга карамастан, тәрбиягә ятимнәрне алалар. Әнә, районыбызда да ятим 178 бала бүген гаилә җылысын тоеп яши. Быел алар өчен Сабантуй үткәрелде, һәр балага бүләк бирелде.

Барлык аналар һәм балалар исеменнән шундый игътибар күрсәтүләре өчен район җитәкчеләренә, иганәчеләргә рәхмәтебезне җиткерәсем килә.

Игелек җирдә ятмас, дигән халык. Безнең балалар да бу дөньяда ятим, ялгыз түгелләрен күреп, күңелләренә мәрхәмәтлелек орлыклары салып үсәләр.

Әлфия Шәйдуллина

Фәрхәт ШӘЙХУЛОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ятим балалар Азнакайда яңа гаилә табалар