Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшьләргә рәхмәтлемен

Ярминкә кайтавазы Мин шәһәребездә ялгыз яшәп ятучы карчык. Кышка керер алдыннан районда үткәрелә торган көзге ярминкәләрне бик көтеп алам. Ни дисәң дә, ялгыз, олы яшьтәге кешегә дә бәрәңгесе дә, кишер-суганы, ит ишесе дә кирәк. Быел мондый ярминкәнең Өлкәннәр көненә атап, безнең өчен махсус әзерләнүенә күрше карчыклары белән сөенеп туя алмадык....

Ярминкә кайтавазы

Мин шәһәребездә ялгыз яшәп ятучы карчык. Кышка керер алдыннан районда үткәрелә торган көзге ярминкәләрне бик көтеп алам. Ни дисәң дә, ялгыз, олы яшьтәге кешегә дә бәрәңгесе дә, кишер-суганы, ит ишесе дә кирәк. Быел мондый ярминкәнең Өлкәннәр көненә атап, безнең өчен махсус әзерләнүенә күрше карчыклары белән сөенеп туя алмадык.

Ярминкәгә иртүк кузгалдык. Без барып кергәндә стадионда инде сәүдәгәрләр эшкә керешергә әзерләнеп, азык-төлекне киштәләргә урнаштырып бетереп килә иде. Берсеннән-берсе ачык, "Әби, ни бирик?», - дип өзелеп торалар. Сөт ризыкларының, бал-майның дигәндәй күплегенә дә хәйран калмалы. Бәяләр дә арзан, кыш та озын, дип җыя торгач, шактый гына йөк булды тагы үзе. Күршеләребез белән инде боларны ничек күтәреп кайтыйк, дип аптырап торганда яныбызга "Молодая гвардия" ("Единая Россия" партиясеннән, диделәр) дип язылган киемнәрдән егет-кызлар уратып алды. Шул арада әйберләребезне машинага төяп тә куйдылар. Кайткач, инде ничек фатирыма кадәр кертим, дип тә кайгырасы булмады - җәлт итеп өйгә үк кертеп тә куйдылар. Менә шундый игелекле җаннарга рәхмәтебезне әйтеп бетермәле түгел. Хәзерге яшьләрне ялкау, төксе, начар дип гаеплисе юк, мин моның белән килешмим, арада әнә нинди шәфкатьлеләр, мәрхәмәт ияләре бар. Шәһәребездә алар тагын да күбәйсен. Бу көнне алар ярминкә беткәнче әнә шулай минем кебек карт-корыга ярминкәдә алган әйберләрне кайтарышып йөргән икән, таныш-белешләремнән дә ишеттем.

Ходайга шөкер, кышка җитәрлек бәрәңге, суган-кишере, кәбестә дә булды, балы да бар, арзан бәядән ит тә алып калдык. Исәнлек кенә кирәк. Район җитәкчеләренә, "Бердәм Россия" активистларына, яшьләргә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр төсле.

Рәхилә Вәлиева, Азнакай шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев