Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшьләребез яңа җиһаз үзләштерә

Сания ХӘМИДУЛЛИНА, реле саклавы һәм автоматика хезмәте өлкән мастеры: - Энергия бирү системасы бернинди өзеклексез эшләсен дисәң, зарарланган урыннарны кичекмәстән ачыклау, аны исәненнән аеру һәм сафка бастыру зарур. Бу эштә реле саклавы мөһим роль уйный: энергия системасында төгәлсезлек килеп чыкканда, электр тогы көчәнеше артып киткәндә яки кимегәндә, электр чылбырын ул...

Сания ХӘМИДУЛЛИНА, реле саклавы һәм автоматика хезмәте өлкән мастеры:

- Энергия бирү системасы бернинди өзеклексез эшләсен дисәң, зарарланган урыннарны кичекмәстән ачыклау, аны исәненнән аеру һәм сафка бастыру зарур. Бу эштә реле саклавы мөһим роль уйный: энергия системасында төгәлсезлек килеп чыкканда, электр тогы көчәнеше артып киткәндә яки кимегәндә, электр чылбырын ул автомат рәвештә өзә. Шуның белән линия, җиһазларның сафтан чыгуын булдырмый кала.

Безнең реле саклавы һәм автоматика хезмәте Азнакай, Мөслим, Сарман, Бөгелмә районнарына сибелгән 27 югары вольтлы подстанцияләргә хезмәт күрсәтә. Бөтен энергетика тармагындагы кебек үк, безнең хезмәттә дә җиһазлар елдан-ел яңара, камилләштерелә.

Электромеханик релеләрне хәзер микропроцессор саклаулы һәм санлы терминал шкафлар алыштыра башлады. Яшь белгечләребез Ленар Гайсин, Хәлил Шәймәрданов, Эльнар Фәрхетдинов, Елена Краснова махсус белем, хәзерлек, зур төгәллек, түземлелек сорый торган әлеге катлаулы җиһазларны бөтен нечкәлекләренә хәтле үзләштерделәр һәм аларга ышанычлы хезмәт күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев