Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшьлеге илне саклап үткән

Ятимлек ачысын бик иртәли - 3 яшьлек чагыннан ук татырга туры килә Зәфәр Галиевкә. Аның әле дөньяны танып кына белә башлаган шушы чорында әтисе Мөхәммәтгали вафат була. Әнисе көн-төн эштән кайтып керми ­- үзләренең Урсай авылы фермасында сарыклар карый. Җиденчене тәмамлагач, Зөфәр дә әнисе янында эшли. Торырга өйләре, ашарга бер...

Ятимлек ачысын бик иртәли - 3 яшьлек чагыннан ук татырга туры килә Зәфәр Галиевкә. Аның әле дөньяны танып кына белә башлаган шушы чорында әтисе Мөхәммәтгали вафат була. Әнисе көн-төн эштән кайтып керми ­- үзләренең Урсай авылы фермасында сарыклар карый. Җиденчене тәмамлагач, Зөфәр дә әнисе янында эшли. Торырга өйләре, ашарга бер уч ризык булмаган авыр сугыш еллары. Сарыкларга ашарга ташыган саламнан коелган борчак белән тамак туйдыралар.

1943 елның көзендә Зәфәрне хәрби хезмәткә алалар. Бөгелмәдән товар поездына утырып, 20 көн баралар. Ниһаять, Благовещенск өлкәсенең Толава станциясендә аларны төшереп, 22нче Кызыл Байраклы Чапаев исемендәге дивизиянең 211нче полкына билгелиләр. Аларга Япония гаскәрләреннән чикне саклау бурычы куела. Башта хәрби әзерлек үткәрәләр. Өйрәнүләрдән соңгы буш вакытта үзләре бәләкәй чана ясап, аңа агач кисеп төяп, аларны яр буена өяләр. Яз җиткәч, сал ясап ярга төшерәләр. Ниятләнгән җиргә барып бүәлгәч, салларны сүтеп, агачны ярга ташыйлар. Транспорт булмаганлыктан, төзелеш материалын шулай ташырга туры килә.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга сөенеп йөргәндә, япон сугышы башлана. Аларга өр-яңадан хәрби хәзерлек үткәрәләр. Берчак шулай тревога белән алып чыгып китәләр.

-Урман аша шактый бардык, - дип сөйли әңгәмәдәшем. - Бик каты яңгыр ява, ялт-йолт яшен ялтырый, кая барганыбызны да белмибез. Шулчак хәбәр килде: чик сакчылары беренче заставаны кулга төшергән. Япониянең чик буе сазлык, берни үтә торган түгел. Көч-хәл белән җәяүләп шактый ара үттек. Разведка үтеп китә, әмма солдатларны тоташ "утка" тоталар. Авылдашларым Шәйхуллага пуля эләгеп үлде, Шәйхелмәрдән яраланды.

Чита ягыннан өстәмә көч кергәч, бераз җиңеллек алалар. Шулай итеп, югалтулар барәбәренә Харбин шәһәре азат ителә.

1945 елны Зөфәр Галиевне Владивостокка, аннан Камчаткага җибәрәләр. Биредә әсирлеккә төшкән япон сугышчыларын саклыйлар. Соңрак әсирләрне Находка бухтасына илтеп тапшыралар. Хәрби хезмәтен ул Владивостокта 525нче эшче батальонда дәвам итә. Вагоннар бушаталар, пароходка товар төйиләр...

1950 елда, ниһаять, демобилизацияләнеп, туган якларына кайта. Бакалы районының Мөслим авылында аулак өйдә Бибинур белән танышып, бер атнадан никах укыталар. Галиевләр гаиләсендә 4 бала дөньяга килә. Хәзер инде 8 оныклары бар. Зөфәр Галиев лаеклы ялга чыкканчы авылда төзү бригадасында эшләде. 50 еллык тарихы булган Мәдәният йортын да алар сафка бастырды.

Сугыш һәм хезмәт ветеранының күкрәген Җиңүнең юбилей медальләре бизи, алар арасында иң кадерлесе - "Жуков медале".

Рүзилә Зарипова, Урсай авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьлеге илне саклап үткән