Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшәүдән туймый күңел

Ирекле авылында гомер кичерүче Фатыйма Җиһангирова да ишле гаиләдә үсә. Дүрт сыйныф тәмамлау белән колхоз эшенә йөри башлый, тракторчылар курсын тәмамлап, Чалпы МТСнда эшли. Күрше авыл егете белән гаилә кору турында хыялланып йөргәндә, аны егетнең энесе урлый. Нишлисең, язмышына күнә. Әмма Батталы сугыш кырында һәлак була. Улы Фаязның да гомере...

Ирекле авылында гомер кичерүче Фатыйма Җиһангирова да ишле гаиләдә үсә. Дүрт сыйныф тәмамлау белән колхоз эшенә йөри башлый, тракторчылар курсын тәмамлап, Чалпы МТСнда эшли.

Күрше авыл егете белән гаилә кору турында хыялланып йөргәндә, аны егетнең энесе урлый. Нишлисең, язмышына күнә. Әмма Батталы сугыш кырында һәлак була. Улы Фаязның да гомере әллә ни озын булмый.

Фатыйма апа 1944 нче елда фронттан инвалид булып кайткан, колхоз рәисе булып эшләүче Мөкъмин Сәгыйт улына кияүгә чыга, 54 ел иңне-иңгә куеп, бер-берсен аңлашып яшәп, 5 бала үстерәләр.

Фатыйма апа да бүген балалары тәрбиясендә, күпсанлы оныклары, оныкчылары хөрмәтендә яши.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшәүдән туймый күңел