Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшәүдән тәм, мәгънә табып...

Спорт бәйгесендә Район инвалидлар җәмгыяте идарәсе шәһәребезнең Мәрҗани урамы, 45 А адресында урнашкан. Физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз иҗтимагый тормыштан читтә калмасын, яшәүдән тәм, мәгънә тапсын, кайгырту, игътибарда булсын өчен тудырылган җәмгыять инде егерме ел әлеге максатларга ирешеп, районда үз урынын тотып килә. Аның район, республика ярышларыннан бер дә калмаган үз...

Спорт бәйгесендә

Район инвалидлар җәмгыяте идарәсе шәһәребезнең Мәрҗани урамы, 45 А адресында урнашкан. Физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз иҗтимагый тормыштан читтә калмасын, яшәүдән тәм, мәгънә тапсын, кайгырту, игътибарда булсын өчен тудырылган җәмгыять инде егерме ел әлеге максатларга ирешеп, районда үз урынын тотып килә. Аның район, республика ярышларыннан бер дә калмаган үз спорт командасы, инвалид балалар тәрбияләүче аналарның "Умырзая" ирекле җәмгыяте, чәчтарашханәсе (пенсионерлар, инвалидларга ташламалар каралган), югары класслы осталар эшләгән аяк киемнәрен ремонтлау цехы бар. Якын киләчәктә балаларга кул эшләре, үзешчән сәнгать һ.б белән шөгыльләнү өчен иҗат үзәге ачу да планлаштырыла.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәм, кайгырту күрсәтү максатында игълан ителгән ункөнлектә күптөрле чаралар планлаштырылган. Шуларның берсе-7 декабрьдә 10.00 сәгатьтә "Релакс" күңел ачу үзәгендә үтәчәк балалар өчен "Күңелле калейдоскоп" бәйрәме. Ә инде 8 декабрьдә 10.00 сәгатьтә "Дельфин" бассейнында өстәл теннисы, шахмат һәм армрестлинг буенча спорт ярышлары башлана. Аларда катнашырга, тамаша кылырга килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев