Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь күңелле “Хәтирә”

Яңгырлы елак көзнең бер көнендә оҗмахка тиң "Азнакай" ял йортыбызга терекөмештәй тәгәрәшеп "Хәтирә"леләр килеп керде. Алар безне яшьлек елларына "алып китте": "Ал Зәйнәбем", "Шахта", "Кошларга"... -бу җырларны хәтирәләргә бирелеп, исебез китеп тыңладык. Рузилә Сәлимгәрәева, Гөлсаһира Сабирҗанова, Мәхдүлә Гумина, Фәрәгать Миргасыймовның әле дә көчле, моңлы тавышы, Тәнзилә Хафизованың концертны бик оста...

Яңгырлы елак көзнең бер көнендә оҗмахка тиң "Азнакай" ял йортыбызга терекөмештәй тәгәрәшеп "Хәтирә"леләр килеп керде. Алар безне яшьлек елларына "алып китте": "Ал Зәйнәбем", "Шахта", "Кошларга"... -бу җырларны хәтирәләргә бирелеп, исебез китеп тыңладык. Рузилә Сәлимгәрәева, Гөлсаһира Сабирҗанова, Мәхдүлә Гумина, Фәрәгать Миргасыймовның әле дә көчле, моңлы тавышы, Тәнзилә Хафизованың концертны бик оста алып баруы әсир итте.

Азнакай олы шәхесләр биргән як. Бәлки алар арасында гади генә бу апа-абыйларның таланты югалып та кала, аларга тиешле игътибар да бирелеп җитмидер, әмма алар үз иҗатлары белән әнә шулай халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү, олысы-кечесенең күңелен күрүдә янып йөри.

"Хәтирә" ансамблен Апас якларында да көтеп калабыз. Аларның иҗат җимешләрен республика халкы да күрсен, хозур кылсын.

Апас районы ветераннар фольклор ансамбле җитәкчесе Зәйнәп Яруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев