Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь инспекторлар кечкенә дусларын өйрәтә

Юл кагыйдәләрен белү һәм үтәү бугенге көндә актуальләшә бара. Юлдагы һаләкатләренең күпчелеге дә шул кагыйдәләрне сакламаудан килеп чыга. Ә аларның зур өлеше балаларда төгәл практик күнекмәләрнең булмавын һәм, нәтиҗәдә, киеренке юл шартларында үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеген белмәүләрен исбатлый. Яз көне юллардагы машиналар саны кискен арта, көтеп алынган кояш нурлары балаларны...

Юл кагыйдәләрен белү һәм үтәү бугенге көндә актуальләшә бара. Юлдагы һаләкатләренең күпчелеге дә шул кагыйдәләрне сакламаудан килеп чыга. Ә аларның зур өлеше балаларда төгәл практик күнекмәләрнең булмавын һәм, нәтиҗәдә, киеренке юл шартларында үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеген белмәүләрен исбатлый.

Яз көне юллардагы машиналар саны кискен арта, көтеп алынган кояш нурлары балаларны урамга чакыра. Шушы чорда юлдагы хәвефсезлек кагыйдәләрен истә тоту аеруча мөһим. Язгы каникуллар алдыннан Азнакай 8-нче урта мәктәбенең 3 "А" сыйныфы укучылары 3-нче "Айсылу" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр белән "Юлда йөрү кагыйдәләрен сакла" дигән чара үткәрделәр. Очрашуда ЮХИДИ инспекторы Айнур Хәкимов һәм Юлларда хәвефсезлек программаларын финанслау дирекциясе җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина катнаштылар, алар балаларны аеруча четерекле ситуацияләрдән ничек сакланырга икәнен өйрәттеләр, буклетлар тараттылар.

- Юлда үз-үзеңне тоту культурасын балаларга кече яштән үк сеңдерергә кирәк, шул очракта гына без киләчәктә әти-әни булачак тәртипле җәяүлеләрне тәрбияли алырбыз, - ди тәрбияче Лилия Сабирҗанова.

Мәктәп укучылары белемнәрен сәхнәлештереп, а нәни дуслары уен формасында күрсәттеләр. Нәтиҗәдә бертавыштан кагыйдәләрне бервакытта да бозмаска сүз куештылар.

Һәр өлкән кеше балаларны юлда хәвефсезлек кагыйдәләренә өйрәтә ала, моның өчен тәртип бозмыйча, кече буынны үз үрнәгеңдә тәрбияләү дә җитә.

Ләйсән Шәйдуллина,

Азнакай 8-нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшь инспекторлар кечкенә дусларын өйрәтә