Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь имам машинасын велосипедка алыштырган

Очрашу Мәдәният йортында Мәскәү Мемориаль мәчете имам-хатыйбы Шамил Галәветдин "Ислам дине нәрсәгә өйрәтә?" дигән темага чыгыш ясады. Әлеге тема махсус сайланган булса кирәк, чөнки ул Исламны позитив яшәү рәвеше буларак аңлауның төп аспектларын ачарга ярдәм итә. Имам, китапларында туплаган халыктан җыелган фикерләрне мисалга китереп, күпләрнең мөселман кыйммәт-хәзинәләре белән танышып, тормышны...

Очрашу

Мәдәният йортында Мәскәү Мемориаль мәчете имам-хатыйбы Шамил Галәветдин "Ислам дине нәрсәгә өйрәтә?" дигән темага чыгыш ясады.

Әлеге тема махсус сайланган булса кирәк, чөнки ул Исламны позитив яшәү рәвеше буларак аңлауның төп аспектларын ачарга ярдәм итә. Имам, китапларында туплаган халыктан җыелган фикерләрне мисалга китереп, күпләрнең мөселман кыйммәт-хәзинәләре белән танышып, тормышны аңлый башлауларын, аларның шәхес буларак үсүләрен сөйләде. Лекция барышында Шамил хәзрәт велосипедка "алыштырган" машинасы хакында гел шаяртты. Хәзер исә яшь имам эшенә парк аша велосипедта йөри икән. Ул Исламның төп кыйммәт-хәзинәләренең берсе булган сәламәт яшәү рәвеше турында күп сөйләде: «Синең тагын бераз йоклыйсың килә, ләкин күп нәрсәләргә җитешер өчен син иртә торасың; күз туймаган, тагын бераз ашарга телисең, ләкин организмыңның эшчәнлеген һәм яшьлеген саклау ниятеннән үзеңне тыясың; кем беләндер талашырга әзерсең, ләкин нәтиҗәсезлек һәм мәгънәсезлекне аңлап, сүз кузгатмыйсың; күп хезмәт куюны таләп итүче җаваплылыкны үз өстеңә алырга ашкынып тормасаң да, эшеңне азагына кадәр тырышып башкарасың. Үсәргә, уңышка ирешергә теләсәң, үзеңә катгый эш режимы куярга, өстәвенә тыныч йокларга, сәламәт тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә тиешсең».

Шамил хәзрәт бүгенге көндә бик актуаль булган толерантлык темасын да читләтеп узмады. «Белгән нәрсәне генә яратып була, дигән Леонардо да Винчи. Каһирәдә укыган чакта мин төрле милләт вәкилләре белән танышкан идем. Аларның мәдәниятен күбрәк таныган саен, дөньяның матурлыгын ныграк күрә башладым. Ислам безне көнләшмәскә, ярсып китмәскә, ачу сакламаска өйрәтә. Дөньяга тискәре караш булганда, гомер мәгънәсез узачак», - дип нәтиҗә ясады ул.

Ахшам намазыннан соң имам күпсанлы сорауларга җавап бирде. Әти-әнине, диндә булу-булмавына карамастан, хөрмәт итәргә, үз-үзеңне тәрбияләр өчен вакытны дөрес кулланырга чакырды. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов Шамил Рифат улына рәхмәт белдерде, дин әһелләрен кешеләрдә Исламга карата уңай караш, актив тормыш алып бару теләге тәрбияләргә, үгет-нәсыйхәт аркылы халыкны эчкечелектән, мәгънәсез вакыт уздырудан саклап калырга, гаиләләр, яшьләр белән эшләргә чакырды. Ак мәчетебез имамы Әмирҗан хәзрәт һәркемгә иман ныклыгы теләде.

Айгөл ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев