Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшәү өчен кирәк мәхәббәт

Узган җомгада Актүбәдә бер-берсенә тугры булып, иңне-иңгә куеп озак еллар бергә яшәүче парларны хөрмәтләү чарасы булды. Таңсылу САНИЕВА Кунаклар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Мәхәббәт һәм тугрылык" медален тапшыру тантанасында катнаштылар. Бу чара актүбәлеләрнең күңел кылларын тибрәтеп, өлкәннәргә яшь чакларын искә төшерергә, ә яшьләргә алардан үрнәк алырга мөмкинлек бирде....

Узган җомгада Актүбәдә бер-берсенә тугры булып, иңне-иңгә куеп озак еллар бергә яшәүче парларны хөрмәтләү чарасы булды.
Таңсылу САНИЕВА

Кунаклар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Мәхәббәт һәм тугрылык" медален тапшыру тантанасында катнаштылар. Бу чара актүбәлеләрнең күңел кылларын тибрәтеп, өлкәннәргә яшь чакларын искә төшерергә, ә яшьләргә алардан үрнәк алырга мөмкинлек бирде.
Февронья һәм Петр кебек бер-берсенә хөрмәт белән карап, кадерләп, матур гаилә тормышы белән яшәүче парлар бездә дә аз түгел. Гаилә бәйрәменә Актүбәдә яшәүче менә шундый 3 үрнәк пар кунак итеп чакырылды. Алар - быел алтын туйларын билгеләп үтүче Валентина һәм Александр Паниннар, 30 ел гаилә учагын сүндермичә яшәүче Тамара һәм Виктор Богатовлар, 50 ел бер-берсен аңлап, изге хисләрен кадерләп гомер итүче Гөлсинә һәм Равил Фәссаховлар. Бәйрәмдә аларның һәрберсе гаилә нигезен саклаучы булып мәхәббәт тә торуын, аның иң мөһим хис булуын ассызыклады.
"Мәхәббәт булмаса, бер-береңне хөрмәт итү, ярату булмаса, бергә яшәүнең мәгънәсе юк. Гаиләдә әлеге бөек хис хакимлек иткәндә генә, сәламәт атмосфера була", - диде Валентина Ивановна һәм Александр Сергеевич икесе беравыздан һәм алар яшьләргә Ходай биргән бу байлыкны кадерләп саклап яшәргә киңәш итте.
Тантанада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов "Мәхәббәт һәм тугрылык" медален 30 ел бергә гомер кичереп, ике балага тормыш бүләк иткән, хәзер инде оныкларын тәрбияләргә ярдәм итүче Татьяна һәм Виктор Богатовларга тапшырды.
- Гаилә - ул дәүләтнең нигезе. Менә шундый тату гаиләләребез күбрәк булган саен илебез дә нык булачак. Яшьләребезнең гаилә корганда шуны онытмавын телим, - диде ул.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова да райондашларыбызны парлы булып, бәхетле гомер кичерергә чакырды.
- Гаилә төзү - ул чәчәк, гөл утыртуга тиң булса, һәрбер гөл суга мохтаҗ кебек, гаиләнең дә сулары, чишмәләре бар. Гаилә гөленең иң тылсымлысы, сулы чишмәләрнең берсе - хатын белән ир мөнәсәбәте, сабырлыгы. Сабырлыксыз бер нәрсә эшләп булмый. Шуңа күрә гаилә корганнан соң да йөрәктәге дуслык, мәхәббәтне саклар өчен иң әүвәл сабырлык кирәк, - дигән сүзләр белән тәмамлады ул чыгышын.
Фәссаховларның кызы Гүзәлия:
- Әти белән әни өч бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарды. Без алардан үрнәк алып яшибез, әле дә киңәш-фатыйхаларына мохтаҗбыз, - ди шатланып.
Чарага чакырылучы һәр гаилә сәхнә түрендә зурланды бу көнне. Дистәләгән еллар буе тормыш диңгезендә бергә йөзгән әлеге гаиләләрнең кораблары бүген дә нык. "Аллага шөкер, матур яшәдек", - дип әйтергә хаклары бар аларның. Мәхәббәтсез кеше - бәхетсез кеше, диләр бит, шуның өчен һәр аткан таң бәхет нуры сирпеп, мәхәббәт хисе кеше күңелләрен гомер буе яктыртып, җылытып торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшәү өчен кирәк мәхәббәт