Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярсу әле күңел, бирешерлек түгел...

Илбәк авылында яшәүче Зәкия Гыйльфанова туксан биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бер гасырга якын гомер кичергән Зәкия Солтангир кызына ачлык, колхозлашу, Бөек ватан сугышы елларын, аннан соңгы җимереклекләрне торгызу авырлыкларын күрергә, үз җилкәсендә татырга туры килә. Ул гомере буена ару-талуны белми эшләгән, тырышкан. Кайда гына булса да, намус белән хезмәт...

Илбәк авылында яшәүче Зәкия Гыйльфанова туксан биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Бер гасырга якын гомер кичергән Зәкия Солтангир кызына ачлык, колхозлашу, Бөек ватан сугышы елларын, аннан соңгы җимереклекләрне торгызу авырлыкларын күрергә, үз җилкәсендә татырга туры килә. Ул гомере буена ару-талуны белми эшләгән, тырышкан. Кайда гына булса да, намус белән хезмәт итә. Озын гомерлелегенең дә сере, мөгаен, шушындадыр. Тормыш иптәшеннән тол калып, ун балага үз фатихасын биреп, олы тормыш юлына озатучы ана да ул. Билгеле, авыр да булгандыр, аның каравы бүген Зәкия әби бәхетле һәм аның төп бәхете - балалары, оныклары, оныкчыклары! Менә шулай итеп бәхетле ана үз куллары белән кадерләп үстергән чәчәклек арасында куанып яши. Бүгенге көндә Зәкия Гыйльфанова кызы Мөнирә Абдулвәлиева кайгыртуында тәрбияләнә. Ул бик бай әби - егерме оныгы, унтугыз оныкчыгы бар.
Юбилярны түгәрәк дата белән котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да килгән иде. "Өлкән буын һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш. Сезнең кылган батырлыклар, хезмәтләр алдында баш иябез. Алга таба да якыннарыгыз бәхетенә шатланып, озак еллар яшәргә язсын", - диде ул тәбрикләү сүзендә.
Зәкия әби дә мондый хөрмәт һәм бүләкләр өчен чиксез рәхмәтләрен җиткерде. "Һәркемгә бәрәкәтле гомерләр насыйп булсын. Бик кадерле әби мин. Балалар, оныклар кадер-хөрмәтендә гомер кичерәм", - диде. Аны олы бәйрәме белән котларга якыннары җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярсу әле күңел, бирешерлек түгел...