Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярминкәгә килегез. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру дәвам итә. Һәр шимбә Азнакайның "Шифа" сәүдә үзәге, Актүбәдә базар каршындагы мәйданда үзебездә җитештерелгән экологик чиста продукцияне 30 га якын хуҗалык тәкъдим итә. Кулайлы бәядән биредә барсын да алырга мөмкин. Узган атнада үткәрелгән ярминкәдән фотосүрәтләр. Таташуган авылыннан Гөлзирә һәм Данис Маннановлар 35 ел умартачылык белән шөгельләнәләр....

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру дәвам итә. Һәр шимбә Азнакайның "Шифа" сәүдә үзәге, Актүбәдә базар каршындагы мәйданда үзебездә җитештерелгән экологик чиста продукцияне 30 га якын хуҗалык тәкъдим итә. Кулайлы бәядән биредә барсын да алырга мөмкин.

Узган атнада үткәрелгән ярминкәдән фотосүрәтләр.

Таташуган авылыннан Гөлзирә һәм Данис Маннановлар 35 ел умартачылык белән шөгельләнәләр.

"ТАТБУР" оешмасында бораулау җиһазларын ремонтлаучы Алмаз Галиуллинда умартачылык һөнәренә мәхәббәтне тормыш иптәше, умартачы нәселеннән Зөлфия уяткан.

Ярминкә - тәҗрибә уртаклашыр өчен дә бердигән мөмкинлек. Сәгадәт абый Закиров кечкенә рамнар ясау серенә төшенә.

Рәфис Дәүләтшин Тымытык авылыннан килгән хезмәттәше Алмаз Хафизовка сәүдә эшендә ярдәм итә.

Ютазы районы Еновка авылыннан Ольга Биктимирова тимер атын иярләп, төрледән агач, җиләк-җимеш үсентеләре, үз хуҗалыгында үстергән яшелчәләр алып килгән.

Сатуда нәрсә генә юк: төрле төстән күзләр камаша.

Гадәттәгечә, "Марс" хуҗалыгында җитешетерелгән мөгезле эре терлек итен сатып алыр өчен чират тезелгән иде.

"Таллы Бүләк" бөртекләре дә тиз сатылып бетте.

Көз үзенең мул уңышы һәм төсләр байлылыгы белән дә таң калдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев