Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярдәм тоеп яшибез

Тымытык авылы ветераннар советы Тымытык, Күктәкә, Әгер авыллары ветераннарын берләштерә. Безнең оешмада барлыгы 511 кеше, 6 сугыш ветераны бар. Аларның күпчелеге мал-туар асрап, бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, бәрәкәтле тормыш итә. Үз көнебезне үзебез ямьләп, төрле кичәләр оештырабыз, концертлар куябыз. 20 кешедән торган ветераннар хорыбыз бар. Ветераннар советы Чалпы тернәкләндерү үзәгендә...

Тымытык авылы ветераннар советы Тымытык, Күктәкә, Әгер авыллары ветераннарын берләштерә. Безнең оешмада барлыгы 511 кеше, 6 сугыш ветераны бар. Аларның күпчелеге мал-туар асрап, бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, бәрәкәтле тормыш итә.
Үз көнебезне үзебез ямьләп, төрле кичәләр оештырабыз, концертлар куябыз. 20 кешедән торган ветераннар хорыбыз бар.
Ветераннар советы Чалпы тернәкләндерү үзәгендә дәваланырга юлламалар таба, өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә барып, хәлләрен белешеп, аларга ярдәм итә.
Авыл җирлеге башлыгы Айрат Фазлыевка, мәдәният йорты директоры Раушания Идрисовага, Күктәкәдән Мәүләветдин Таҗиевка, Әгердән Габдрәшит Мортазинга зур рәхмәтебезне җиткәрәсе килә. Алар - безнең социаль-мәдәни мәсьәләләрне хәл итүдә алыштыргысыз ярдәмчеләребез.
Рәфис Гайфуллин,Тымытык авылы ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярдәм тоеп яшибез