Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яралылар гомере өчен көрәшкән

Яшьлеге әле чәчәк кенә аткан чак. Мәлбагыш кызы Фатыйма Хәйдәрованың Казанда шәфкать туташлары мәктәбен тәмамлап, туган авылында эшләп йөргән мәле. Әмма... яшьлекнең матур хыялларына сугыш балта чаба. Аны 1941 елның июлендә үк хәрби хезмәткә чакыралар. Бөгелмәдә эвакуация госпиталендә эшли башлый. Көтмәгәндә үзе дә чирләп китә һәм 1943 елның апрелендә дәваланырга...

Яшьлеге әле чәчәк кенә аткан чак. Мәлбагыш кызы Фатыйма Хәйдәрованың Казанда шәфкать туташлары мәктәбен тәмамлап, туган авылында эшләп йөргән мәле. Әмма... яшьлекнең матур хыялларына сугыш балта чаба.
Аны 1941 елның июлендә үк хәрби хезмәткә чакыралар. Бөгелмәдә эвакуация госпиталендә эшли башлый. Көтмәгәндә үзе дә чирләп китә һәм 1943 елның апрелендә дәваланырга Азнакайга кайтарыла. Районда ангина котырган чак, медицина хезмәткәрләре җитешми. Хәрби комиссариат рөхсәте белән, райздрав Фатыйма Хәйдәрованы Илбәк авылына халыкка медицина хезмәте күрсәтергә җибәрә.
1943 елның сентябрендә янәдән хәрби хезмәткә - бу юлы Казанга юллана. Медицина хезмәтенең өлкән сержанты Хәйдәрова 1944 елның апрелендә Илбәктә эшен дәвам итә һәм инде илгә Җиңү яулангач, туган авылында төпләнеп, калган бөтен гомерен фельдшер-акушерлык пунктында дүрт авыл халкына хезмәт күрсәтеп үткәрә.
Ул икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденына, "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медаленә, күпсанлы юбилей медальләренә ия. Бүләкләре арасында "Ана медале" дә бар. Ул биш бала анасы. Бүгенге көндә кызлары Әлфирә һәм Әлфия тәрбиясендә яши.
Сугыш елларында хәрбиләр сафында булган, яралы солдатларның тормышы өчен көрәшкән хезмәттәшебез белән без хаклы горурланабыз.
Роза Шәфигуллина,
үзәк сырхауханәнең ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яралылар гомере өчен көрәшкән