Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгыннарга юл куймыйк

Язгы-җәйге чорда янгын куркынычы арту сәбәпле, күптән түгел ачылган Актүбә янгын посты шәхси ишегалларында, гомумән чүп-чар яндыруның зур бәла-казага китерү ихтималын кисәтә. Кечкенә генә учактан да тулы урам, йортларның янып бетү очраклары булды. Катгый рәвештә үз ишек алларыгызда сулы савытлар һәм янгын сүндергечләр булдыруны таләп итәбез. Чүп-чар һәм коры үлән...

Язгы-җәйге чорда янгын куркынычы арту сәбәпле, күптән түгел ачылган Актүбә янгын посты шәхси ишегалларында, гомумән чүп-чар яндыруның зур бәла-казага китерү ихтималын кисәтә. Кечкенә генә учактан да тулы урам, йортларның янып бетү очраклары булды. Катгый рәвештә үз ишек алларыгызда сулы савытлар һәм янгын сүндергечләр булдыруны таләп итәбез.

Чүп-чар һәм коры үлән яндыру өчен гражданнарга 2меңнән 4 меңгә, оешмаларның җаваплы кешеләренә 15 меңнән 30 меңгә һәм юридик затларга 400 меңнән 500 меңгә кадәр штраф салынуы турында онытмагыз!

25 апрельдән 15 майга кадәр аеруча янгын режимы чорында Актүбә бистәсе отряды янгын техникасы белән бистәдәге торак пунктларга патрульлек итәчәк һәм бер генә кагыйдә бозучы да игътибардан читтә калмаячак.

Хөрмәтле гражданнар, үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне бәла-казадан саклагыз, янгын куркынычсызлыгы тәртибен бозучыларга битараф булмагыз. Әгәр дә янгын чыганакларына тап булсагыз, 01 һәм 112 номерлары аша тизрәк янгын частенә хәбәр итегез.

Актүбә янгын посты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев