Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгын сүндерүчеләр тикшерүчеләр белән аралашты

Азнакай районара тикшерү бүлеге кызыксынган сораулар буенча даими рәвештә халыкны кабул итү уздыра. Бу көннәрдә тикшерүчеләрдә кунакта Азнакай янгын сүндерүчеләре дә булып китте. Тикшерү бүлеге җитәкчесе юстиция подполковнигы Азат Сәеткулов "Азнакайнефть" идарәсе объектларында профилактика алып баручы 24 нче частьнең инспекторлык төркеме белән очрашты. Очрашуда актуаль темага сөйләшү булды. Янгын сүндерүчеләрнең...

Азнакай районара тикшерү бүлеге кызыксынган сораулар буенча даими рәвештә халыкны кабул итү уздыра. Бу көннәрдә тикшерүчеләрдә кунакта Азнакай янгын сүндерүчеләре дә булып китте. Тикшерү бүлеге җитәкчесе юстиция подполковнигы Азат Сәеткулов "Азнакайнефть" идарәсе объектларында профилактика алып баручы 24 нче частьнең инспекторлык төркеме белән очрашты.

Очрашуда актуаль темага сөйләшү булды. Янгын сүндерүчеләрнең һәм тикшерү органнарының максатлары уртак: гражданнар куркынычсызлыгын тәэмин итү, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен кайгырту. Шартлау куркынычы булган нефть объектларында янгын куркынычын кисәтү янгыннар белән бәйле җинаятьләр профилактикасында да зур әһәмияткә ия.

Районара тикшерү бүлеге җитәкчесе кунакларның игътибарын коррупциягә каршы закончалыкларның үтәлешенә юнәлдерде, янгыннарны сүндерү барышында республикада мародерлык очраклары булуы турында сөйләде, хезмәт коллективларында янгын сүндерү, коткару эшләре барышында законлылык һәм кагыйдәләре турында киңәшмәләр уздырырга тәкъдим итте. Янгын сүндерүчеләр өчен бик файдалы очрашу булды бу.

Марат КӘРИМОВ,

24 нче янгын часте инженеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын сүндерүчеләр тикшерүчеләр белән аралашты