Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгын сүндерүчеләр азнакайлыларның куркынычсызлык буенча белемен күтәрә

Янгын куркынычсызлыгы һәм янгыннарда кешеләрнең һәлак булуына юл куймау, беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тормышка ашыру максатыннан, "2011 -2013 елларда Азнакай муниципаль районында янгын куркынычсызылыгы" программасы булдырылды. Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә кешеләрне тиешле мәгълүмат белән тәэмин итү - әлеге программада төп бурычларның берсе булып тора. Әлеге уңайдан мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә...

Янгын куркынычсызлыгы һәм янгыннарда кешеләрнең һәлак булуына юл куймау, беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тормышка ашыру максатыннан, "2011 -2013 елларда Азнакай муниципаль районында янгын куркынычсызылыгы" программасы булдырылды.

Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә кешеләрне тиешле мәгълүмат белән тәэмин итү - әлеге программада төп бурычларның берсе булып тора. Әлеге уңайдан мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә янгынга каршы темага төрле бәйгеләр оештырылды.

Ул балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә, ут чыккан очракта дөрес эш итәргә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булды. Шулай ук янгын темасы буенча телевидение, газета аша төрле чыгышлар булды, кечкенә китапчыклар бастырылды.

Шулай ук торак пунктлары территория, предприятиеләрне янгыннан саклау максатында төрле практик чаралар уздырылып, аларны янгынга каршы заманча җиһазлар белән җиһазлауда зур эш башкарылды.

Боларның барчасы да халыкның янгын куркынычсызлыгы турында белемен күтәрүдә зур әһәмияткә ия булды һәм районда янгыннарның кимүенә китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын сүндерүчеләр азнакайлыларның куркынычсызлык буенча белемен күтәрә