Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгын сүндерүче Рөстәм Рәхимов өченче урынны яулаган

Әлмәт шәһәре федераль янгынга каршы хезмәте укыту базасында Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгыш коткару командалары арасында узган профессиональ бәйгедә 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре Рөстәм Рәхимов "Иң яхшы янгын сүндерү машинасы йөртүчесе" номинациясендә өченче урынны яулады. Рөстәм әлеге хезмәтендә ике генә ел эшләсә дә, үзен тәҗрибәле, машина белән тиз уртак тел...

Әлмәт шәһәре федераль янгынга каршы хезмәте укыту базасында Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгыш коткару командалары арасында узган профессиональ бәйгедә 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре Рөстәм Рәхимов "Иң яхшы янгын сүндерү машинасы йөртүчесе" номинациясендә өченче урынны яулады.

Рөстәм әлеге хезмәтендә ике генә ел эшләсә дә, үзен тәҗрибәле, машина белән тиз уртак тел таба белүче һөнәр иясе буларак күрсәткән. Эшчән егетне җитәкчеләре дә мактый.

- Ул һәрвакыт машина төзеклегенә җаваплы карый, янгын булган очракта тиз арада чыгып китүне тоткарлаучы сәбәпләрне булдырмаска тырыша. Сирена тавышы көтмәгәндә яңгырарга мөмкин, шуңа техника һәрчак әзер торырга тиеш, - ди әлеге бүлек җитәкчесе Салават Сәлахов.

Бәйгедә катнашучы 13 машина йөртүчесе арасында якташыбызның белемен һәм осталыгын югары бәяләү - безнең өчен зур горурлык, диләр аның хезмәттәшләре дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев