Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгын куркынычы арта

Яз һәм җәй - янгын куркынычы зур булган сезон. Корылык, эссе үзеннән-үзе янгын куркынычы тудыра, ләкин ни генә булмасын, янгыннарның төп сәбәпчесе - кеше. 2012 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы аеруча режим кертелә. Әлеге чорда граҗданнар тарафыннан урманнарга чыгу, анда транспорт чаралары белән керү тыела....

Яз һәм җәй - янгын куркынычы зур булган сезон. Корылык, эссе үзеннән-үзе янгын куркынычы тудыра, ләкин ни генә булмасын, янгыннарның төп сәбәпчесе - кеше.

2012 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы аеруча режим кертелә. Әлеге чорда граҗданнар тарафыннан урманнарга чыгу, анда транспорт чаралары белән керү тыела.

Тиешсез урыннарда тәмәке тарту, ут белән саксыз эш итү, хуҗалыкларда янгынга каршы техника ( ут сүндергеч, ком тутырылган әрҗә, сулы тәпән) булмау - янгыннарның төп сәбәпчесе булып тора.

Язгы чорда исә теләсә ничек чүп-чар яндыру зур проблемага әверелә. Нәкъ шул сәбәпле торак йортлар, төзелешләр, бакча йортлары яна.

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге төзелешләр, йорт-җир, ишек алларында учак ягу тыелуы турында кисәтә. Аеруча янгын режимы кертелгән чорда янгын кагыйдәләре сакланмаган очракта гражданнарга 2 меңнән алып 4 меңгә кадәр, ә җаваплы кешеләргә 15 меңнән 30 меңгә кадәр штраф салына.

Янгын булган очракта «01» яки «112» телефоннары аша шалтыратырга кирәк.

Р.Хөсәинов, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев