Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгын «чыккан»…

Елына ике тапкыр, язын һәм көзен, «Татнефть» ААҖ планы нигезендә «Азнакайнефть» идарәсенең производство һәм техника куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Таһир Шәймәрданов тарафыннан күпләп кеше эшләгән урыннарда янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр оештырыла. Шушы көннәрдә генә чираттагысы узды. Иртәнге якта административ бинада янгынга каршы куелган сигналлар хәрәкәткә килде. Керү ишекләре янында янгын сүндерүчеләрнең...

Елына ике тапкыр, язын һәм көзен, «Татнефть» ААҖ планы нигезендә «Азнакайнефть» идарәсенең производство һәм техника куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Таһир Шәймәрданов тарафыннан күпләп кеше эшләгән урыннарда янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр оештырыла. Шушы көннәрдә генә чираттагысы узды.
Иртәнге якта административ бинада янгынга каршы куелган сигналлар хәрәкәткә килде. Керү ишекләре янында янгын сүндерүчеләрнең күплеге уйланырга мәҗбүр итсә дә, ул-бу булыр дип беркемнең дә башына килмәде. Бүлмәләрдәге хезмәткәрләрне сискәндереп, тавыш сигналы һәм утын кабызып, хәрбиләштерелгән 24нче янгын сүндерү бүлеге машинасы килеп туктады. Ул арада янгын сүндерүчеләр сикерешеп төштеләр дә, су җиңсәләрен суза башладылар. Кешеләр урамга ашыкты. Бу юлы янгын төп бина артындагы гаражлардан «чыкты». Берничәсендә «янгын чыганагы» күбек ярдәмендә тиз арада «сүндерелде».
Өйрәнүләрнең икенче өлешендә янгын сүндерүчеләр янгын булган очракта ОП-4з янгын сүндерү җайланмасы белән эш итү тәртибен гамәлдә күрсәттеләр. Соңыннан Таһир Мияссәр улы кыскача аның төзелеше белән таныштырды, һәм янгын чыккан очракта ничек эш итәргә кирәклеге турында аңлатты.

Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын «чыккан»…